Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәпләрдә ашханәдә туклану турында сораулар бирү өчен кайнар элемтә ачыла

Сорауларга Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк.

Татарстанда мәктәпләрдә туклану оештыру мәсьәләләре буенча кайнар элемтә ачыла.

Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, сорауларга Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк.

Шалтыратулар Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең бердәм консультация үзәгендә тәүлек буе түбәндәге телефон буенча кабул ителәчәк: +7(800)555-49-43.

Шулай ук кулланучылар өчен консультация үзәге телефоны да эшли: +7(843)221-90-16. Шалтыратулар көн саен 09:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш (тәнәфес 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр) кабул ителә.

Моннан тыш, идарә белгечләренә түбәндәге телефон буенча сораулар бирергә мөмкин: +7(843)273-15-83. Гражданнар дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр — 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 10:00 сәгатьтән 15:45 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр) мөрәҗәгать итә алалар.

Кайнар элемтә 6-17-нче сентябрьдә эшләячәк, дип хәбәр ителә ведомство сайтында

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайнар линия мәктәп ашханәләре