Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район мөгаллимнәре дәреслек яза

Дөрес, бүгенге көндә лаеклы ялда булган мөгаллимнәр.

Моңа кадәр дә берничә дәреслек - 2003 елда башлангыч сыйныфлар өчен риторика, 2012 елда татар телендә башлангыч белем бирүче мәктәпләр өчен "Перспектив башлангыч белем бирү" концепциясенә нигезләнгән һәм белем бирүнең икенче буын Федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә торган әдәби уку дәреслек-хрестоматиясе, мөстәкыйль эш дәфтәре, укытучылар өчен методик кулланма белән берлектә бердәм уку-укыту комплекты авторлары булган Гөлсинә Сафиуллина, Миләүшә Гарифуллиналар галимә Ф.Ф.Хәсәнова җитәкчелегендә быел бишенче, алтынчы, җиденче сыйныф укучылары өчен дәреслек язды.
"Мәгариф-Вакыт" нәшриятында басылган бу дәреслекләр бу уку елында ук кулланылачак. Алар рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучыларга) тәгаенләнә. Әлеге төр дәреслекләр сигезенче сыйныфлар өчен дә әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250