Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алмаз Хәмзин райондашларыбыз Җәмилә Сибгатуллина белән Мәгъмүрә Хөрмәтуллинаны үзе белән алып китәргә дә бик мөмкин (фото).

Бүген Балтач мәдәният үзәгендә татар филармониясе сәхнә ветераннарының "Илһамият" клубы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел..." дип исемләнгән ретро-концерт тәкъдим итте.

Филармония артистларыннан концертны алып баручы юмор остасы, күпсанлы җырлар авторы Алмаз Хәмзин, Искәндәр Биктаһиров, Зөһрә Шәрифуллина, Фердинант Фәтхи, Флёра Сөләйманова һәм композитор, баянчы Азат Хәлимов белән беррәттән райондашларыбыз Җәмилә Сибгатуллина белән Мәгъмүрә Хөрмәтуллина да чыгыш ясады. Аларның иҗатына мөккиббән киткән Алмаз Хәмзин уенын-чынын бергә кушып, "Сезне үзем белән концертлар куярга алып йөрсәм дә була..." дип мактап узды. Җәмилә һәм Мәгъмүрә ханымнар - районыбызның "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы членнары һәм «Балкыш» ветераннар арасында һәвәскәр башкаручыларның III республика фестивале "йолдызлары".

Әлеге клубның администраторы Азат Фазылҗанов:
- Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды инициативасы белән гомере буе татар филармониясенә хезмәт итеп, татар моңын саклап калу һәм киләчәк буынга җиткерүдә үзеннән зур мирас калдырган сәхнә ветераннарын бергә туплап, республиканың районнарына чыгып, халык белән очрашып шушылай концертлар куябыз.
Безнең "Илһамият" клубында ветеран җырчылар шактый. Аларның гострольләргә чыга алу мөмкинлекләренә карап, төрле составта чыгыш ясыйбыз. Без инде Әтнә, Арча, Кукмара, Саба районнарының сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына җыр-моңнарыбыз аша олы хөрмәтебезне белдерергә өлгердек. Өлкән буын кешесенең юктан да күңеле була. Шуңа да халыкта "Якты чырай да, такта чәй" дигән әйтем яратып кулланыла. Ретро җырлар олы яшьтәге абый, апаларыбызны үткәннәренә, яшьлегенә алып кайта. Шуңа да тамашачы тарафыннан мондый концертлар яратып кабул ителә.
Алга таба шушы рәвешле дәвам итеп, Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә чыгышлар ясарга планлаштырабыз. Безнең иҗат төркемебезне җылы каршы алып, бер сөйләшүдә кабул иткәннәре һәм зал тутырып тамашачы җыя алганнары өчен Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакировка, мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рәзинә Сәләхетдиновага рәхмәтебезне белдерәбез", диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250