Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачлылар республика газета битләрендә

Районыбыз һәм аның кешеләре турында мәкаләләр республика вакытлы матбугатында һәрдаим басылып килә. Сезне дә әлеге язмалар белән танышырга чакырабыз.

Билалова Юлия. Талдан "чәчәк" аттыралар. //Юлдаш, 2014. - март №13.
Шәрәфиева Гөлнур. Яңа ел төнендә элмәккә. //Юлдаш, 2014. - март №12.
Зыятдинов Азат. Татарстаным - Идел-йортым! //Казан утлары, 2014. - март.
Гарипова Фирдәвес. Авылларыбыз тарихы. //Казан утлары, 2014. - март.
Хәлиуллина Зөлфия. Авыл һәм авыл хуҗалыгы: алар берме һәм бергәме? //Шәһри Казан, 2014. - 13 март.
Белосков Владимир. Кугунурские подворья. //Земля-Землица, 2014. - 13-19 марта.
Хәлиуллина Зөлфия. Нефтьчеләр токымыннан. //Шәһри Казан, 2014. - 4 март.
Хәлиуллина Зөлфия. Бу халәтемне чынбарлыктан саклыйсым килә. //Шәһри Казан, 2014. - 4 март.
Хәбибуллина Гөлсинә. Апай буласым килә! // Ватаным Татарстан, 2014. - 5 март. Мәкалә герое нәни Әдиләнең апай буласы килү теләге шулкадәр көчле ки, ул Аллаһы Тәгаләдән шуны сорый. Әби-бабаларын да бәби сорап дога кылырга чакыра. Мәкалә бер яктан күңелле булса, икенче яктан гыйбрәтле дә.
Хуҗина Нәзилә. Балтач егете 86 яшьлек бабайга "шок" ясаган. //Акчарлак, 2014. - 6 март. Бүгенге катлаулы дөньяда игелек кылырга әзер торучылар да юк түгел. Әнә, Норма авылы егете Эльмир Шакиров та ветеран бабайның сатып алынган тауарлары өчен үз акчасын түли. Өлкәннәргә хөрмәт, бүгенге тормышыбыз өчен рәхмәт йөзеннән эшләдем, дип аңлата ул бу гамәлен.
Хәбибуллина Гөлсинә. Балтачның иң шәп әтисе. //Ватаным Татарстан, 2014 - 7 март.
На сцене - только папы. //Моя газета, 2014. - 20 марта. 8 март алдыннан Балтач мәдәният үзәгендә узган "Әти - җаваплы вазыйфа" бәйгесе турында язылды.
Зарипов Рәфхәт. Бензин урынына - су. //Татарстан яшьләре, 2014. - 7 март. Көннән-көн көнкүрешебез алга бара, фән-техника өлкәсендә дә ачышлар еш ясала. Кешелек суны двигательләрдә ягулык итеп куллану турында инде күптәннән хыяллана. Әлеге ачышның уңай һәм тискәре яклары турында Рәфхәт ага тәфсилләп яза.
Ганиева Язилә. Мин авылда бердәнбер укытучы идем. //Ватаным Татарстан, 2014. - 7 март. Сугыш еллары укытучысы язмышы, 35 еллык педагогик стажы булган мөгаллимәнең сөйләр сүзе, хәтерләр хатирәләре бик күп.
Ризванов Габделбәр. Бөек татарлар. //Ватаным Татарстан, 2014. - 12 март.
Шакирова Фәридә. Яши белмәдек шул... //Татарстан яшьләре, 2014. - 13 март. Фәридә ханым биредә бүгенге көннең иң актуаль проблемаларын күтәрә. Чисталык, әйләнә-тирә мөһитне саклау, дөрес туклану, табигый байлыкларны урынлы куллану кебек мәсьәләләрне яктырта.
Борнацкий Әнәс. Бәхилләче, балам... //Татарстан яшьләре, 2014. - 18 март. Кешене рәнҗетү, каргыш төшү - бик авыр күренешләр. Әнәс әфәнде дә әнә шул четерекле хәлләрне бәян итә.
Шәрәфиев Рәфыйк. Курку. //Татарстан яшьләре, 2014. - 18 март. Курку кешегә хас сыйфат. Үз гомерендә дә күп күренешләрдән курка. Аерым һөнәр ияләре, мәсәлән, полиция, табиблар каршына барырга да шүрли. Рәфыйк ага әлеге мәкаләдә табиблар турында тулырак яза. Аларның авыр хезмәтенә аңлау, хөрмәт белән карарга өнди.
Хәбибуллина Гөлсинә. Бик кадерле әби мин. //Ватаным Татарстан, 2014. - 21 март. Борбаш авылы ветераны 90 яшьлек матур юбилеен билгеләп үтүче Нурҗиһан апа Хөснетдинова турында.
Хәбибуллина Гөлсинә. Колхоз бетсә, ат булса да өләшербез. //Ватаным Татарстан, 2014. - 25 март.
Зарипов Рәфхәт. Хәзер нәрсә саныйлар? //Татарстан яшьләре, 2014. - 25 март. Хәзер кая карама - кешеләрнең үзара сөйләшүендәме, массакүләм мәгълүмат чараларындамы, интернеттамы - нәрсәне дә булса саныйлар. Я бер илнең икенчесенә бурычларын, хезмәт хакларын, тормыш дәрәҗәсен... "Һәр җирдә чагыштыру, һәр җирдә санау", - ди автор.
Хәбибуллина Гөлсинә. Өченче туй. //Татарстан яшьләре, 2014. - 27 март. Бу мәкалә һәркемне уйланырга чакыра. Үлем-китемгә алдан хәстәрләнеп кую - борынгыдан килгән гамәл. "Дөньяга килгәнбез икән, без соңгы туйга да әзер булырга тиеш", - ди Гөлсинә ханым.
Фәрзиев Рамазан. Атларга атланып... //Татарстан яшьләре, 2014. - 27 март. Рамазан ага тормышында булган күп кенә истәлекле вакыйгаларның ат елында булганлыкларын исенә төшерә. "Кордашларым белән инде алтынчы Атыбызга кердек", - ди автор. Һәр ат елының диярлек үзе өчен уңышлы булуын барлый.
Хәбибуллина Гөлсинә. Кем - ювелир, кем... //Ватаным Татарстан, 2014. - 28 март. Бүгенге заманда авыл кешесе дә өстәмә керем алу өчен төрле эшләр ачып җибәрде. Безнең райондашларыбыз арасында да андый эшмәкәрләр бик күп. Кемдер утын күмере ясап сата, кемдер зәркән эшләнмәләре ясый, кемдер солярий ачкан... Бары тик иренмәскә генә кирәк.
Зарипов Рәфхәт. Солдат җәсады кая киткән? //Татарстан яшьләре, 2014. - 29 март. Чит җирләрдә башларын салган сугышчы каберен эзләүнең авырлыкларын әйтеп бетергесез. Күпме бусагалар аша атлап керергә, күпме вакытлар көтәргә кирәк батыр якташларның күмелгән урыннарын тәгаенләү өчен!
Хәбибуллина Гөлсинә. Кысыр сыер - кысыр хәсрәтме? //Ватаным Татарстан, 2014. - 29 март.
Әлеге мәкаләләрне укып танышу өчен Сезне үзәк китапханәнең уку залында көтеп калабыз.
Резеда Зарипова
Үзәкләштерелгән
китапханәләр челтәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250