Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач үзәк балалар китапханәсендә “Җирдә тынычлык хакына” темасына нәфис сүз осталары бәйгесе узды.

Кичә - 6нчы февральдә район үзәк китапханәсенең балалар китапханәсе оештыруында 9 - 14 яшьлек балалар арасында шигырь конкурсы булды.

Конкурсның шарты буенча, катнашучылар Г. Тукай иҗатыннан һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Җирдә тынычлык хакына" дигән темага шигырьләр яки чәчмә әсәрләрдән өзекләр тәкъдим иттеләр.
Конкурста авыл китапканәләреннән килгән 40 укучы катнашты. Жюри әгъзалары: үзәк китапханә директоры Резеда Зарипова, район хәрби комиссариаты белгече Лилия Вәлиева, мәгариф ветераны Фәридә Әхмәдиева, мәдәният үзәге хезмәткәре Рәхимә Габдрахманова яшь үзенчәлекләрен (9 - 11 һәм 12 - 14 яшьлекләр) исәпкә алып, сәнгатьле сөйләм осталыкларын бәяләп, нигезләмә шартлары буенча карап нәтиҗә чыгарды.
Арада үзләренең искиткеч талантларын күрсәткән, артистлык сәләтләре белән тамашачыны таң калдырган нәфис сүз осталарын зона һәм республикакүләм бәйгеләрдә катнашу көтә.
Бу җиңүчеләр Г.Тукай туган көненә багышланган бәйрәмдә бүләкләнәчәкләр. Аларны шулай ук район күләмендә үткәреләчәк мәдәни чараларда да күреп булачак. Әлеге конкурста егетләрнең күпләп катнаша башлавы һәм урыннар алуы жюри тарафыннан югары бәяләнде.
Районыбызда үсеп килүче яшь буынның матур әдәбиятка тартылуы, әле алай гына да түгел, сәнгатьле сөйләм буенча балаларны сәхнәгә чыгарырлык чыгышлар әзерли алуларында укытучыларның, кипапханәчеләрнең һәм әти-әниләрнең нәтиҗәле эшчәнлеген бәяләп үтәргә кирәк.
Соңгы елларда татар китабы укылмый, матур әдәбиятка караш кимеде, дип чаң суккан вакытта районыбызда үсеп килүче яшь буын балалары арасында нәфис сүз осталары үсүен күреп ихластан сөндек.

Габдулла Тукай иҗаты буенча:

(9 - 11 яшьлекләр арасында)

1 - Дилия Вахитова ( Балтач, гимназия);

2 - Азат Герасимов ( Балтач, гимназия);

3 - Чулпан Нәҗипова (Шеңшеңәр).

(12 - 14 яшьлекләр арасында)

1 - Илдар Җәләлов ( Балтач, гимназия);

2 - Алеся Жукова (Чепья);

3 - Данил Садыйков (Сосна).

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Җирдә тынычлык хакына" темасы буенча:

(9 - 11 яшьлекләр арасында)

1 - Әдилә Рәхмәтуллина (Чепья);

2 - Азат Герасимов ( Балтач, гимназия), Дилә Латыйпова (Пыжмара);

3 - Дилия Вахитова ( Балтач, гимназия), Алсу Шәйхетдинова (Норма);

(12 - 14 яшьлекләр арасында)

1 - Илфат Гыйльфанов (Түнтәр);

2 - Зилә Нәбиева (Смәел), Илдар Җәләлов ( Балтач, гимназия);

3 - Гүзәл Зәкиева (Пыжмара), Алмаз Мөхәммәдиев ( Балтач, гимназия);

Кызыксындыру чарасы (уңай бәяләнгән чыгышлар)

1 - Данил Садыйков (Сосна),

2 - Рәмзия Гаязетдинова (Арбор).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250