Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта янәдән «BALTAI AWARDS» кинофестивале була.

24нче апрель көнне район күләмендә икенче тапкыр "Baltai awards" фото-кинофестивале үткәреләчәк. Конкурс өчен тәрбияви эчтәлекле, кыска метражлы фильмнар тәкъдим ителә.

Ул традицион тормыш кыйммәтләрен яктырту аша җәмгыятьне рухи-әхлакый яктан сәламәтләндерүне күздә тота. Фестиваль муниципаль район башлыгы, район башкарма комитеты бүлекләре һәм партнерлар ярдәме белән үткәрелә.
Бурыч: фото-видеорәсемнәргә төшерүчеләргә ярдәм итү, рәсемнәр аша тормышыбыздагы матур мизгелләрне киләчәккә калдыру, район турында кино-фотоматериалларның интернет-фондын булдыру эше аша үсеп килүче буында патриотик хисләр тәрбияләү.
Фотоларга һәм видеофильмнарга конкурс бер турда үткәрелә. Беренчесе сайлап алу туры 2015нче елның 9-11нче апрель көннәрендә була. Жюри барлык номинацияләр буенча эшләргә ябык рәвештә бәя бирәчәк. Аннан Балтач мәдәният үзәгендә номинантларның эшләре күрсәтелә.
Фестивальдә катнашу өчен 2015нче елның 4нче апреленә кадәр анкета-заявка белән конкурс материалларын тапшырырга кирәк. Һөнәр осталары да, һәвәскәрләр дә катнаша ала.
Фильмнар 3 минуттан ким, 15 минуттан артык булырга тиеш түгел.
Җиңүчеләргә акчалата премияләр, дипломнар һәм статуэткалар билгеләнгән. Иң яхшы автор Гран-при иясе булачак. Мөрәҗәгать итү өчен адрес: «Хыял» яшьләр үзәге, Карл Маркс урамы, 10А йорт. Белешмәләр өчен телефон: 2-45-65 яки 89178813423.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250