Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бар да иптәш

Безнең районда яши Бик күп милләт вәкиле. Мари, урыс, удмурт, әрмән, Татарлар да билгеле. Бәйрәмне бергә итәләр, Бергәләп куя хезмәт. Кайсы милләттән булса да, Барысына бездә хөрмәт. Татар бәйрәме Сабантуй Бар район өчен уртак. Ә июльдә «Гырон быдтон» Бәйрәм ителә зурлап. Татар әбисе бәлешне Бик тә оста пешерә. Удмурт туганнар...

Безнең районда яши
Бик күп милләт вәкиле.
Мари, урыс, удмурт, әрмән,
Татарлар да билгеле.

Бәйрәмне бергә итәләр,
Бергәләп куя хезмәт.
Кайсы милләттән булса да,
Барысына бездә хөрмәт.

Татар бәйрәме Сабантуй
Бар район өчен уртак.
Ә июльдә «Гырон быдтон»
Бәйрәм ителә зурлап.

Татар әбисе бәлешне
Бик тә оста пешерә.
Удмурт туганнар да юмарт,
Ботка ашата кешегә.

Мари халкы сәхнәләрне
Дер селкетеп биетә.
Безнең уртак җыр-биюләр
Йөрәкләрне җилкетә.

Балалар да кече яшьтән
Дус, тату булып үсә.
Күрше республикалардан
Дуслык җилләре исә.

Бер ягыбызда Мари иле,
Төньяктан Киров чиктәш.
Туганлашып яшибез без,
Бар да дус, тату, иптәш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250