Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Булдырдылар! Тырышканнар! Афәрин!”

Бу сүзләр барысы да Смәел мәдәният йорты сәхнәсендә тамашачыга тәкъдим ителгән башкорт драматургы Флорид Бүләковның «Әбиләргә тагы ни җитми» комедиясендә уйнаган авылдашларыбыз адресына әйтелде. Дөрестән дә, искиткеч тамаша булды ул. Авыл халкын шәһәр театры артистлары соңгы елларда бик куандырмый. Ә менә үзебезнең үзешчәннәрнең чын күңел биреп уйнаулары, өздереп чабата биюләре,...

Бу сүзләр барысы да Смәел мәдәният йорты сәхнәсендә тамашачыга тәкъдим ителгән башкорт драматургы Флорид Бүләковның «Әбиләргә тагы ни җитми» комедиясендә уйнаган авылдашларыбыз адресына әйтелде.

Дөрестән дә, искиткеч тамаша булды ул. Авыл халкын шәһәр театры артистлары соңгы елларда бик куандырмый. Ә менә үзебезнең үзешчәннәрнең чын күңел биреп уйнаулары, өздереп чабата биюләре, моңлы җырлары, жюри бәяләгәнчә «Супер» декорация - барысы да шәп иде.
Авылыбызның барлык мәдәни чараларында катнашып килгән Рүзия һәм Марсель Фазылҗановлар гаиләсе бу юлы да сокландырды. Икесе дә җәмгыять эшчеләре булуга карамастан, вакыт табып репетицияләргә килә алуларына афәрин диясе генә кала.
Район конкурсларында, авылда үтүче концертларда җырлары белән сөендерүче Гөлзидә Газыймованы берәү дә спектакльдә күрербез дип уйламагандыр. Менә бит, ничек оста уйный.
Мәдәният йортында эшләүче техник хезмәткәр Руфинә Хәкимованың ихластан, күңел биреп уйнавы бик ошады.
Комедия әзерлиләр икән дип ишеткәч тә, Әлфия апа Низамиевасыз булмас дип уйлаган идем. Чөнки ул сәхнәдә дә, тормышта да гади, шаян һәм гел елмаеп кына торучы кеше. Бүгенге көндә яшьләрне, бигрәк тә егетләрне сәхнәгә тартуы бик авыр. Шулай да Илдар Хаҗиев кебекләр булганда, өмет бар әле. Ул Абдулла карт ролен шулкадәр табигый итеп башкарды, барыбыз да сокландык.
Спектакль куйганда, уйнаганда дус коллектив булу, бер-береңне хөрмәт итү, ярдәмләшү мөһим. Юкка гына авыл җирлеге рәисе Рифнур Йосыпов артистларыбызны уңышлы чыгышлары белән котлаганда мәдәният йорты мөдире Фәйрүзә Гайнанованың күзләренә яшь килмәгәндер. Коллектив өчен горурлык хисләрен белдерүче, рәхмәтле күз яшьләре иде алар. Киләсе елларда да авылым сәхнәсендә уңышлы чыгышлар, матур концертлар күрергә насыйп булсын.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250