Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Флера Габдуллина: Язмыш юллары

Күктән җиргә егылулар авыр, Мактый-мактый чөйгәч югары. Бер югары, бер тәгәри түбән, Сикәлтәле язмыш юллары. Егылса да торып китә күпләр, Күңеле сафлар, жаннар зыялы. Ходасына сыгынганнар ихлас Жаннан иман нурын җуярмы? Бүген төртеп ега көтмәгәндә, Тез астына сугып кинәттән. Иртән утырта ул тәхетенә, Кызык өчен, әллә кирәктән. Әллә сыный безнең...

Күктән җиргә егылулар авыр,
Мактый-мактый чөйгәч югары.
Бер югары, бер тәгәри түбән,
Сикәлтәле язмыш юллары.

Егылса да торып китә күпләр,
Күңеле сафлар, жаннар зыялы.
Ходасына сыгынганнар ихлас
Жаннан иман нурын җуярмы?

Бүген төртеп ега көтмәгәндә,
Тез астына сугып кинәттән.
Иртән утырта ул тәхетенә,
Кызык өчен, әллә кирәктән.

Әллә сыный безнең кемлекләрне,
Җан сафлыгын гүя тикшерә.
Түбән егылгачтын бәгырь әрнеп,
Җанын рәнҗеп бик тә кимсенә.

Җиңел түгел күккә чөелгәнгә,
Тәкәббер дә булса күңеле.
Халкы өчен тырышмаса ихлас,
Ялгыз жаны рәхәт күрерме?

Күктән җиргә егылулар авыр,
Мактый-мактый чөйгәч югары.
Беркем алдан белми ни көткәнен -
Билгесез лә язмыш юллары.

Фото: http://rupoezia.ru/myi-dumaem-chto-zhizn-slozhna-vinim-sudbu-za-vse-poteri/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250