Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

иҗат — яшәү рухы

иҗат - яшәү рухы

Гашыйкмын

Вакытлыча гына очрашулар
Бәйләделәр күңел җепләрен.
Кемгә әйтим, кемгә сөйләп бирим,
Йөрәктәге сөю хисләрен.

Урамнарга чыгам сине эзләп,
Карашымны төбим зур юлга.
Тик син югын белгәч,
Күңелем тула,
Сагышлардан җаным сулыга.

Мәхәббәтем синсез сулыга,
Сусыймын мин синең карашка.
Кайдан эзлим сине, кайдан табыйм икән,
Карашымны ташлыйм кай якка?
Лилия ГАРИФУЛЛИНА
Яңгул авылы



Сагынам...
Әй бабаем, юксынамын сине,
Җитмисең бит минем җаныма.
Рәхмәт сиңа! Кадерләдең безне,
Рәхмәтләрнең зуры тик сиңа.

Якты дөньялардан китсәң дә син,
Күңел түрләрендә син калдың.
Әйткән һәрбер сүзең, һәр гамәлең
Йөрәк түрләрендә саклармын.

Сагынамын сине, бик сагынам,
Кочаклыйсым килә, үбәсем.
Тагын бер кат кайнар тәмле чәйләр эчеп,
Рәхмәтемне килә әйтәсем.

Тик булмый шул, бик теләсәм дә мин
Бабаемны булмый кайтарып.
Үткәннәргә булмый шул борылып,
Тик булмый шул, булмый кайтарып.

Илзия ФӘЙЗЕРАХМАНОВА
Шода авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250