Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ильмира Кузмина иҗатыннан

Уза гомер Уза гөмер. Ага сулар. Исә җилләр. Бишек җырын тагын кемнәр кемгә көйләр? Килер җәйләр, килер көзләр, килер кышлар. Алып килер канатларда язны кошлар. Уза гөмер сәгать саен, минут саен. Яшел яфракларын сарысына алыштыра каен. Салкын карлар агар гөрләвекләр булып. Җәйге яңгырлардан агар елга суы тулып. Уза гөмер. Төн...

Уза гомер
Уза гөмер. Ага сулар. Исә җилләр.
Бишек җырын тагын кемнәр кемгә көйләр?
Килер җәйләр, килер көзләр, килер кышлар.
Алып килер канатларда язны кошлар.
Уза гөмер сәгать саен, минут саен.
Яшел яфракларын сарысына алыштыра каен.
Салкын карлар агар гөрләвекләр булып.
Җәйге яңгырлардан агар елга суы тулып.
Уза гөмер. Төн артыннан ак көн туа.
Тормыш сукмагыннан атлыйсың син бик сак кына.
Хәтер канатында кайтасың син шул яшьлеккә.
Тик кайтарып булмый ул яшьлекне гел дәшеп тә.
Уза гөмер. Кара чәчләр дә бәсләнә...
Уза гөмер... Кайдадыр кемдер хисләнә...
Соңга калма
Ана күңеле балада -
Көн кебек ачык төсле.
Бала күңеле далада -
Аңлатыгыз бу хисне.
Күңел җылысын балага
Бирә ана йөрәге.
Юллар чакырса далага -
Юк ананың кирәге.
Ана күңеле сызлана,
Яна баласы өчен.
Бала күңеле бозлана,
Эретергә юк көче.
Тукта әле, әй син, бала!
Киң, бик киң бит ул дала.
Көтәдер сине дә анаң.
Гомеркәе әз кала.
Күкрәк сөтләрен имезеп,
Сине дә баккан анаң.
Соңга калма, дала гизеп,
Үкенерсең бит, балам.
Рәхмәт хисе
Туган җирем минем - җылы яклар.
Үсмер чагым үтте - Балтачта.
Булсалар да минем янда дуслар,
Үзем генә калам кайчакта.
Атам минем башкорт татарыннан,
Анам минем Балтач кызыдыр.
Булмаса да туган җирем Татарстан,
Монда таптым тормыш кызыгын.
Су коендым Шушма суларында,
Көтеп алдым сабан туйларын,
Иркен сулап йөрдем кырларында,
Монда туды хис һәм уйларым.
Мин яраттым сезне, балтачлылар,
Үз кызыгыздай мине сөйдегез.
Һәрбер өйгә керсен алсу таңнар,
Тыныч, имин булсын илебез
Диңгез һәм күңел.
Кайттым әле диңгез буйларыннан,
Кавказ тауларының сулап һавасын.
Кубань даласының җилләренә,
Кояш нурларына хәйран каласын.
Күңел кебек салкын иде диңгез.
Ул, ашкынып, миңа нидер сөйләде.
Моңсу йөрәгемә үтеп кереп,
Дулкын кочагында көйләде.
Мине аңлагандай, һәркөн кайнап,
Комлы дулкыннарын ярга ыргыды.
Тыныч көннәрендә миңа карап,
Йөрәк җырларымны тыңлап,тын торды.
Салкын диңгез белән салкын күңел
Серләштеләр бергә кояш нурында.
Йөрәк түрендәге моңсу уйлар
Калды ерактагы Кубань кырында.
Кайттым әле диңгез буйларыннан,
Кавказ тауларының сулап һавасын.
Күңел сизде: мондый күрешүдән
Сихри эзләр уелып каласын.
Ак шигырь
Ак төс - сафлык билгесе.
Дөньяга тугач кеше,
Аны акка төрәләр,
Тәкыялар үрәләр.
Уза айлар, үтә көн.
Көннәр якты - кара төн.
Кара кайгы - ак чәчәк.
Алда якты киләчәк.
Килен киенә актан,
Курка ул кара таптан.
Тормыш юлы ак, кара,
Гел яктылыкка бара.
Була төрле чаклары:
Кара көннәр, аклары.
Уза гомер, уза ел -
Аны туктату кыен.
...Әҗәлләрең җиткәндә,
Яктылыктан киткәндә,
Төрәләр тагын аклап,
Күңел сафлыгын саклап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250