Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Карадуганга Җәлил кайтты

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә.

Казан, Оренбург, Мәскәү шәһәрләрен үз эченә алган шагыйрьнеӊ данлы биографиясе бик күпләргә яшәү өчен үрнәк, өлге булып тора.

1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. Курск өлкәсенә фашист гаскәрләре якынлашкач, курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә эвакуацияләнә. 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә (февраль, 1942), Ул Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның алгы сызыктагы хәрби корреспонденты итеп билгеләнә. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана.

М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.

Карадуганда Бакый Зиятдинов нигез салган Җәлил музее баштагы елларда җәлилчеләрне чакырып, балалар һәм музей белән таныштырса, соӊрак Татарстан Республикасы Муса Җәлил премиясе лауреатлары бу музейны үз иттеләр. Елныӊ елында һәр очрашу аерым бер патриотик төсмер ала иде. Менә бу юлы кунакка Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бу куренекле вакыйгага Карадуганга аерым бер тамаша әзерләп килгәннәр иде. Сәхнәдән герой шагыйрьнеӊ шигырьләре, җырлары яӊгырады, Харис Якуповныӊ картинасы да сәхнәдә «җанланды».

Соӊыннан балалар һәм зурлар өчен 2 спекталь куелды.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250