Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кайтмадың...

Кайтмадың...

Кайтмадың, кайта алмадың,
Хәтта хат та язмадың.
Гомер буе сине көтеп,
Юлдан күзем алмадым.

Калдың син ерак илләрдә,
Дошман куып килгәндә.
Насыйп булмады, бәгырем,
Кулым белән җирләргә.

Кайтмадың, кайта алмадың,
«Кайтам» диеп, «алдадың».
Син белмәдең балаларның
Ятим булып калганын.

Кимсенеп гомер иткәнне,
Үскәннәрен күрмәдең,
«Әти кайтып җитәр» диеп,
Тилмерешеп көткәнен.

Кайта алмадың... Кайтмадың -
Кайтыр юллар тапмадың.
Син булмагач яннарымда
Дөнья ямен тапмадым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250