Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әкиятне үзебезчә сөйлибез

Кәҗә белән сарык үзләре генә аерым яши башлаганнан соң, беркөнне аларны Су анасы үзенә кунакка чакырган. Күчтәнәчкә яшел үлән, кәбестә алып, алар кунакка барганда, аларның каршысына Шүрәле очрый.

Һәм Шүрәле дә үзен кунакка алып баруларын сорый. Алар бик теләп риза булганнар.

Су анасы аларны бик җылы каршы алган. Кунаклар килүгә ул бик тәмле пирог пешергән. Пирог белән чәй эчкәннән соң, Шүрәленең алар белән уйныйсы килүен әйткән:

- Әйдәгез, бераз кети-кети уйнап алыйк әле!

Килгән кунаклар:

- Син үзеңнең башка беркем белән дә кети-кети уйнамаска сүз бирүеңне оныттыңмени?!,-дигәннәр.

Шүрәлегә бик күңелсез булган.

Килгән кунакларга Су анасы үзе бер уен тәкъдим иткән, бу уенны бакчада бик яратып уйнауларын әйткән. Һәм уенның эчтәлеген аңлаткан.

- Мин, күзләрем бәйләгән килеш түгәрәк уртасына басам. Ә сез - барыгыз да түгәрәк булап җырлап йөрисез:

- Су анасы, су анасы,

Су анасын күр әле.

Каршыңда кем басып тора-

Ялгышмыйча әйт әле!

Һәм туктап каласың, мин бармагым белән төртеп күрсәтәм. Минем төрткән бармагым каршысында кем басып тора, шул минем янга килә. Ә мин аны күземне ачмыйча кулым белән капшап, аның кем икәнлеген әйтергә тиеш булам. Әгәр дөрес әйтсәм, шул уенчы су анасы була.

Кунаклар барысы да бу уенны бик ошатканнар һәм яратып уйнаганнар. Уйный-уйный кич җиткәнен сизми дә калганнар.

Кунаклар Су анасына рәхмәт әйтеп, өйләренә кайтып киткәннәр.

Әкиятне сөйләделәр: Зарипова Мәрьям

Котдусова Илүзә

Хәкимов Наил

Әнвәрова Айсылу

Балтач бистәсенең 2 нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250