Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Көшкәтбаш авылында шаулап, гөрләп "ШАТ-Шалкан" бәйрәме узды (+бик күп фото, видео)

Аллаһ насыйп иткән җылы, кояшлы көн астында бәйрәм чарасы бер сулышта үтте дә китте. Матур чыгышлары, матур уеннары, оста җиңүләре өчен һәркемгә олы рәхмәт.

Бәйрәмдә быел авылыбыз флагын, озак еллар күмәк хуҗалыкта хезмәт куйган авылдашыбыз, Радик абый Галиев күтәрде.
"Әле ярый чакыргансыз, кызлар. Күпме кешеләрне күрдем, рәхәтләнеп сөйләштем",- дип сөенеп кайттып китте ул.

Авыл көнендә, үзенең ниндидер эш- гамәлләре белән аерылып торган, халыкка хезмәт иткән, күмәк хуҗалыкта озак еллар хезмәт куйган өлкәннәребезне, авылдашларыбызны бүләкләүне традициягә керттек.
Быел да без күмәк хуҗалыкта озак еллар эшләгән абый- апаларны һәм мәгариф ветераннарын хөрмәтләдек.
Шулай ук үз чиратында мәчет мәхәлләсе, аерым авылдашларыбызга игелекле гамәлләре өчен районның баш мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевның "Рәхмәт хаты" н тапшырды.
Хөрмәтле авылдашларыбыз, куйган хезмәтегезгә, кылган изгелекләрегезгә олы рәхмәт. Балалар кадерен күреп, оныкларга куанып, ил- көнгә изге теләктә булып, сәламәт булып хәерле гомер кичерүегезне теләп калабыз!
Бәйрәмдә әлеге ак яулыклы әбиләрне һәм тырыш авылдашларны үзенең матур җыры белән Раил абый Рәхимов та котлады. Рәхмәт, авылдаш!

Лилия Гарифуллина

Фото һәм видео Назлыгөл Нәкыйповадан.

P.S. "Бәйрәмдә беркем дә тик тормады. Хәтта әбиләрне дә  йон эрләттек. Ак яулыклы әбиләребезне эшле дә, ашлы да иттек. Аларга чәй белән шикәр тараттык.  Уфалла арбасы да эшкә җигелде. Бик матур "Уфалла" ярышы булды. 17 пар катнашты. Тамак тук, дөнья тыныч булса, уфалланы да тарту берни түгел икән! "Хәйрия казаны" эшләде.  Мохтаҗ авылдашыбызга ярдәм оештырдык. Шалкантуйның буласын ишетеп бәйрәмгә Шәрәпҗан да кайтты. Авылдашыбыз, Мамадышта яшәүче,  Гөлназ Сәләхетдинованың авылдашларга бүләге иде ул. Һәр авылның үз батыры булырга тиеш! Келәмдә шуңа күрә #үзебезнекеләр генә көрәште. Җиңел үлчәүдә- Айнур Габдрахманов, авыр үлчәүдә Илсаф Нуриев җиңү яулады. Абсолют батыр булып Илсаф Нуриев танылды. 

Икенче елга бәйрәмгә быелдан ук чакырып куябыз. Килегез!", ди бәйрәмне оештыручылар.

Бәйрәм  һәркем күңеленә хуш килгән. Алар Шалкантуйны оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен ирештерә. Сезнең игътибарга аларның берничәсен тәкъдим итәбез.

Лилия Накипова:

Бигрәк күңелле бәйрәм булды. Оештыручыларга, хезмәте кергән һәркемгә зур рәхмәт. Мәйдан гөж килде: кемнәрдер җырлады, биеде, сикерде, узышты, ярышты, дога кылды, сөйләде, шуышты, үрмәләде, көрәште, чаңгы шуды, мәтәлде, кисте, төртте, этте, екты. Әллә ниләр булып бетте: артист Шәрәпҗан киез итек киеп биеде, чүлмәк астында акчалар артып ятты, конфетлар яңгыры яуды, "Уф Алла" арбалары җанланды, чыбыркылар шартлады, тагын әллә нинди хикмәтләр булып бетте. Килмәгәннәр үкенеп ятмасыннар. Киләсе елның бәйрәм капкасы һәркемгә ачык. Илләр генә имин булсын.

Рамзия Миннезянова:

Оештыручыларнын барысына да зур рэхмэт! Бик кунелле булды кон дэ бик матур булды.Авылыбыз шулай матур яшэсен алдагы елларда да бэйрэмнэр курергэ насыйп булсын! Иллэребез тыныч булсын борчусыз кайгысыз яшэсэк иде Яраббым!

Бәйрәм хакында тулырак ШАТ-Көшкәтбаштан укыгыз! 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев