Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ниһаять, ИлСаф өйләнгән

15 елдан соң өйләнү: ИлСаф ни өчен хатыны белән язылышмаган булган? (ЭКСКЛЮЗИВ ФОТОЛАР)

Узган атнада җырчы ИлСафның гаиләсендә матур бәйрәм булган. Хатыны Зилә белән 15 ел бергә гомер иткәннән соң, алар ЗАГСка барып язылышканнар.

- Əйе, без 15 ел буе никах белән генә яшәдек. Аның иң мөһиме шул бит инде - күкләрдә кавышу. Ə ЗАГСны җаваплылыкны берар арттыру өченме, кеше үзе уйлап тапкан.

- ЗАГСка барырга Зилә күптәннән теләгән иде. "Нәрсәгә кирәк инде ул?" - дип аңа җавап бирдем. Нәрсә эшләсәң дә, ир-ат бераз эгоист ул. Ə хатын-кыз өчен туй көне - тормыштагы иң мөһим көннәрнең берсе. Аның матур итеп бәйрәм итәсе килә, туй күлмәген киясе килә...

Туй күлмәкләрен киеп, 12 октябрь көнне барып язылыштык. Балалар бик шат. Аязның әле бу көнне туган көне дә иде.

Интернетка туй фотосурәтләрен элгәч, кеше сүгә булды. Янәсе, беренче хатынымны ташлап киткәнмен дә, бик рәхәт яшәп ятам. Белмичә шундый юк-бар язмасыннар иде. Беренчедән, безнең аерылышу - ул Миләүшәнең теләге иде. Аннары мин аларга һәрчак кулымнан килгәнчә ярдәм иттем. Миләүшәгә дә, Энҗегә дә фатир алып бирдем. Һәр кеше үз тормышын гына белеп, башканыкына кысылмасын иде.

- Хатыныгыз белән яшь арагыз да шактый икән.
- Унбиш яшь элек күп кебек иде, хәзер сизелми дә. Бер өлкәдә эшләгәнгәме, сөйләшер сүзләребез дә күп. Үземне өлкәнрәк итеп тойганым юк (көлә).
- Тормыш иптәшегезгә кем дип эндәшәсез?
- “Куянкаем”, “йомшагым” ише сүзләр бөтенләй дә лексиконымда юк. Тәрбиядән шулай киләме икән, кызганычка каршы, матур сүзләр белән эндәшү гадәтем юк. “Зилә!” – дим. Хатыным мине ничек бар, шулай кабул итә һәм: “Миңа шулай дип эндәш әле”, - дип сораганы булмады.

- Гаиләдә ниндидер үз принцип, таләп һәм кагыйдәләрегез бармы?
- Ул принциплар югалып бара инде. Диндә булганнар төгәл әйтә ала: түземлек һәм сабырлык һәрчак хөкем итәргә тиеш. Уртак тел табу, юл бирү булырга тиеш – вәгазьләрдә шулай язылган.

Элек, сүз дә юк, бөтенләй башка холыклы идем. Бүгенге хәлләрне дә элекке акылым белән башкача хәл итәр идем. Хәзер “Мин!” – дип кычкырып йөрмим һәм алай дип йөрүнең кирәге дә юк дип саныйм.

Диндә булуның уңай яклары бик күп. Аллага шөкер, хатыным да намазда. Бергәләп уразага керәбез. Мин әле, юлда фәлән булып, уразамны калдырган көннәр дә була. Ә менә Зилә – бик төгәл кеше. Аның әти-әниләре дә диндә, алар зур үрнәк булып тора.

 

Зоя Солошина

Тулырак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ИлСаф