Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Норма авыл җирлеге үзешчәннәре Балтач сәхнәсен яулады

Норма авыл җирлеге үзешчәннәре өчен бу атна гаять тә тыгыз графикта үтте. Алар 16нчы март көнне "И, туган як кичләре" дип исемләнгән концерт программасын иң элек авылдашлары каршында Норма мәдәният йортында тәкъдим итсәләр, икенче көнне Балтач сәхнәсен яуладылар, ә иртәгә, ягъни 19ында исә Кили мәдәният йортында чыгыш ясаячак.

Авыл халкы өчен кышкы чор бакча һәм кыр эшләреннән беразга гына арынып, ял итеп алу чоры ул, дияргә күнеккәнбез. Ә күңеле белән мәдәният һәм сәнгатькә якын булган үзешчәннәр өчен бу вакыт "урак өсте"н хәтерләтә. Бер-бер артлы тезелеп киткән бәйрәмнәргә әзерлекләргә район мәдәният бүлеге тарафыннан билгеләнгән бихисап бәйге-конкурслар, смотр концертлары да өстәлә. Ел әйләнәсе авыл мәдәният йорларыннан һәм клублардан халык өзелмәгәннәре дә бар. Бигрәк тә бу күренеш авыл җирлеге үзәгендәге мәдәният учакларына хас.
Норма авыл җирлеге үзешчәннәренең 17 март көнне район мәдәният үзәгендә "И, туган як кичләре" дип исемләнгән смотр концерты булып үтте. Зур әзерлек, иҗади осталык белән әзерләнгән концерт иде бу. Фойеда Нормабаш, Кили һәм Чапшар мәдәният йортлары мөдирләре җитәкчелегендә әзерләнгән күргәзмә оештырылган иде. Норма авыл җирлегенә кергән кайсы гына авылны алсаң да, җыр-моңга, биюгә, нәфис сүзгә һәм кул эшләренә һәвәс булган халык яши. Нормабаштан бар гаилә әгъзалары белән чыгыш ясаган Галиповлар, Пүскәннән Илзия-Фәнис Гарифуллиннар, Кариледән Хәлимә-Алмаз Галиевлар, Нормадан Гөлназ-Айрат Хәбибрахмановлар, Фәридә-Марат Ибниевлар һәм әниле-кызлы Гөлинә һәм Лилия Шәйхетдиновалар, Гөлйөзем һәм Рүзилә Шәрипҗановалар һәм Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллинның тормыш иптәше Диләрә белән катнашуы - үзе үк бердәмлекне күрсәтте. Норма урта мәктәбендә инде озак еллар район балалар сәнгать мәктәбенең филиалы булу һәм сәнгать түгәрәкләре эшләп килү мөһим роль уйный, билгеле. Күмәк бию, хор һәм ансамбльләрнең чыгышлары шуның ачык мисалы.

Әлеге концертны оештыруда төп көчләре кергән үзешчәннәргә һәм оешма җитәкчеләренә, һөнәр лицее, мәктәп һәм балалар бакчасы коллективларына, һәр авылның мәдәният йорты мөдирләренә, китапханәчеләр Миләүшә Мәннанова белән Лилия Шәйхетдиновага, хореограф егет-кызларга, хор һәм фольклор ансамбль җитәкчеләре Мөнирә Ситдыйкова белән Асия Шәриповага, авыл хуҗалыгы җәмгыяте хезмәткәрләренә Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин олы рәхмәтен белдерә. Ә рәхмәтнең иң олысы - иганәчелек ярдәме күрсәткәне өчен Тимирязев исемендәге җәмгыять җитәкчесе Булат Исрафиловка юллана.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250