Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Һәр ел саен җиргә Тукай кайта.

"Шүрәле", "Су анасы" аша Балаларга Тукай син таныш. Яшьләй китәсең син дөньялардан Язмышмы бу, әллә соң ялгыш. Ятимлекне, тормыш авырлыгын Барысын да күреп үскәнсең, Кыска гомер юлында, бөек мирас Халыкка син калдырып үлгәнсең. Йокла, Тукай, йокла тыныч кына Халык сине мәңге онытмый. Һәр яз саен җиргә Тукай кайта, Халык сине...

"Шүрәле", "Су анасы" аша
Балаларга Тукай син таныш.
Яшьләй китәсең син дөньялардан
Язмышмы бу, әллә соң ялгыш.
Ятимлекне, тормыш авырлыгын
Барысын да күреп үскәнсең,
Кыска гомер юлында, бөек мирас
Халыкка син калдырып үлгәнсең.
Йокла, Тукай, йокла тыныч кына
Халык сине мәңге онытмый.
Һәр яз саен җиргә Тукай кайта,
Халык сине шулай олылый.
Яше, карты барысы да укый
Синең язган әкият, шигырьне.
Барча халык бик сагына сине
Олыйлар синең үзеңне.
Язлар килде.
Ямьле язлар килгәч , туган якка
Гөрләвекләр җырлап агарлар.
Кошлар кайтыр туган якларыма
Үз җырларын алар сузарлар.
Кар сулары китәр елгалардан,
Ярларыннан ярсып чыгарлар.
Ямьле язның серен еракларга,
Бу елгалар илтеп куярлар.
Киткән кошлар кайтыр җылы яктан,
Сагынышып туган илләрен.
Туктамасын сайрап кошкайларым,
Мәңге җырласыннар көйләрен.
Шакирова Галия,
Бөрбаш мәктәбенең
5 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250