Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Һәркемдә дә йөрәк бер генә...

(Яңа робагыйлар) Кешеләргә кылыйм, диеп игелек Үтте гомер һаман юлда җилдереп, Тик барыбер күңел тулы үкенечләр - Булмады шул барына да өлгереп.

* * *
Аңлый алмыйм кешелекнең бер эшен -
Галәмнәрдән эзли һаман үз ишен,
Кычкырасым килә кайчак, бер карап бак,
Янәшәңдә кемнәр яши, әй Кешем?!
* * *
Бары да таныш инде миңа - бахырына,
Көнләшәләр хәтта минем гакылыма.
Тик ни файда соңлап килгән ул акылдан -
Җитеп киләм гомеремнең ахырына...
* * *
Караңгы дәверләр булган - иманлы
Заман хәзер якты - җаннар томанлы.
Утлар гына яктырталмый икән
Гасыр буе томаланган бу җанны.
* * *
Яшьлек, яшьлек, синдә калды бары да -
Сөю, яну, якты хыяллар да,
Үзем белән бары үкенечләр
Һәм җавапсыз мең-мең сораулар да...
* * *
Сайлап ала алмый кеше үз анасын,
Сайлап ала алмый кеше заманасын,
Егет булса, хөрмәт итә үз анасын,
Сүгеп йөрми үз чорының яманатын.
* * *
Кабатлыйбыз, гомер диеп мизгел генә,
Узып китә күз йомганчы, сизелми дә,
Шул мизгелдә язмыш бирә мең-мең сорау,
Һәрберсенә җавап табып өлгер генә...
* * *
Тәүгеләргә булмый юлның такыры,
Эзләүчегә юк аларның ахыры -
Гомер буе юлда булыр егетләрнең
Зур бәхеткә лаек булган батыры.
* * *
Кояш чыга көн дә саен иртән,
Былбыл сибә моңлы җырын күктән,
Таң җилләре сыйпап исә биттән -
Бәхет өчен нәрсә җитми бүтән!
* * *
Тауга карап биек таулар булалмыйсың,
Бөркет булып кыяларга куналмыйсың,
Тик барыбер күзләр тауда, күңел - бөркет,
Хыяллар да таудан биек - шуңармы соң!
* * *
Без Тукайлы халык дибез горурланып,
Без бит юк-бар халык түгел, горур халык,
Тик яшәргә өйрәнмәдек әле һаман
Тугры Тукайлар рухына тугры калып.
* * *
Ыгы-зыгылардан арыгач, кич җиткәндә
Басып торам менә кабат Пүчинкәдә.
Шушындагы Тукай рухы сихәт бирә
Йөрәгемне дөнья гаме өшеткәндә...
* * *
Бу яшәеш бер болганчык базар икән -
Читтә торсын мең бизәкле мозаикаң,
Барын ташлап Җир читенә качар идем -
Качалмыйсың Аллаһ шулай язган икән...
* * *
Кайчак җаннан тулып ташый сагышлар
(Һәркемнең дә йөрәгендә сагыш бар),
Сагышларым эрегән күк юкка чыга
Хәлем сорап елмайса дус-танышлар.
* * *
Мохтаҗ түгел безнең җаннар алкышларга,
Сәхнәләргә, сәхнәдәге балкышларга,
Түзсен генә йөрәккәйләр ярылмыйча
Бу көндәлек этеш-төртеш-тартышларга.
* * *
Язлар үтә, җәйләр үтә, көзләр үтә,
Зәмһәрир салкыны белән кышлар җитә,
Анысын да кичерә җан зар-сыктаусыз,
Белә чөнки, тиздән кабат язлар җитә.
* * *
Сырхауланып китсәм, барам табибка,
Кимсетсәләр, рәнҗетсәләр - Советка,
Берсеннән дә әгәр ярдәм табалмасам
Йөзем борам сөйгән Раббем Хәбибкә...
* * *
Минем кебек иләс җирдә сирәктер
(Бәлки җирдә иләсләр дә кирәктер),
Мине дә бит Аллаһ үзе яралткан,
Үз баласы итеп, димәк, яраткан!
* * *
Бигрәк авыр аерылып киткәннәргә,
Үтә авыр өзгәләнеп көткәннәргә,
Тик барыбер килә бит ул кавышу көне
Өзелеп көткән, сабыр иткәннәргә.
* * *
Мин дә йөрдем сезнең арагызда,
Тоз да салдым кайчак ярагызга.
Кичерегез инде миндәй гөнаһкарьне -
Гөнаһларсыз кем бар арабызда...
* * *
Үз-үземнән аерылдым бу араларда,
Тынып тора йөрәктәге яралар да,
Уйларым да ташлап качты әллә кая...
Янып арыган кояш та бит кичен бая.
* * *
Кеше бүген ялгыз меңнәр арасында,
Беркем белми үзенең кая барасын да,
Барысы да кыйбласыз бер хәрәкәттә,
Хәрәкәте ләкин түгел бәрәкәткә.
Гомер үтте - артта берни эзе юк -
Аллаһыдан яңа гомер сораргамы?
* * *
Бер карыйсың, әллә ничек уйландыра,
Әйтерсең лә, яшәү тоташ уйдан тора,
Өйдән чыксам, ыгы-зыгы, узыш-чабыш,
Юк ла, яшәү берөзлексез туйдан тора...
* * *
Бу дөньяда шундый заман, аптырама,
Һәр имеш-мимештән куркып калтырама,
Яшәешнең бар бит аның үз мантыйгы -
Бүген бирә, иртәгесен тартып ала.
* * *
Гел сорыйбыз Аллаһыдан, бир дибез,
Ә үзебез Аңа берни бирмибез.
Ни дә булса җитмәгәндә нәфсебезгә
Бик сорадым, бирмәде, дип тиргибез.
* * *
Тыйыйм дисәң нәфесеңнең явызлыгын
Кысыбрак тоту кирәк авызлыгын.
Нәфесеңне тота белсәң үз кулыңда
Бәхет, муллык юлдаш булыр гел юлыңда.
* * *
- Аллаһ минем гозеремне ишеткән!
- Сине миңа, мине сиңа иш иткән!..
- Әңгәмәбез шул урында өзелде,
- Уклау тотып хатын керде ишектән.
* * *
Дәртле чакта омтылырга күкләрем бар,
Авыр чакта сыенырга күкрәгең бар,
Моңлы чакта искә алып юанырга
Игелекле эшләр кылган үткәнем бар.
* * *
Була үтә яраттырган чакларың,
Бик яратып карап торган чакларың.
Бу арада әллә нигә бик ешайды
Шикле итеп тамак кырган чакларың...
* * *
Ят күзләргә багып күпме буталдым,
Синең күзләреңә багып тукталдым,
Яшәр өчен җылы учак кабызганда
Синең күзләреңнән якты ут алдым.
* * *
Пар күгәрчен кебек гөр-гөрләшеп
Йөргән идек болыннарда серләшеп,
Хәзер инде тиргәп ятам бүгенгемне
Ерак калган шул еллардан көнләшеп.
* * *
Икәү бергә үттек гомер юлын,
Минем кулда булды синең кулың,
Синең кулда булды минем кулым,
Безнең гомер - икәү бергә тапкан бер моң...
* * *
Кайчан гына әле без дә егет идек,
Мәңге шулай егет булыр кебек идек,
Тик оныклар куып килә арттан менә
Юл бирегез безгә, диеп әкрен генә...
* * *
Һәркемдә дә йөрәк бер генә,
Эче тулы сагыш-сер генә,
Күзләреңнән кайнар яшьләр тамар
Эчләренә аның кер генә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250