Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Рәнҗетмәгез толларны!

Гомерем буе куркып яшим - Тол калудан кыен гамәл юктыр. Явызлыклар туса дөньяда, Нахак сүз дә кайчак җәя тамыр. Авыр хезмәт өчен ирләр кирәк, Бармый булмый алар янына. Ә кайберәүләр... Гаеп итеп шул бер йомышны, Нәфрәт сала толның җанына. Гомерем буе куркып яшим - Нахак сүздән, яман атыннан. Ирлеләр аңламый...

Гомерем буе куркып яшим -
Тол калудан кыен гамәл юктыр.
Явызлыклар туса дөньяда,
Нахак сүз дә кайчак җәя тамыр.

Авыр хезмәт өчен ирләр кирәк,
Бармый булмый алар янына.
Ә кайберәүләр...
Гаеп итеп шул бер йомышны,
Нәфрәт сала толның җанына.

Гомерем буе куркып яшим -
Нахак сүздән, яман атыннан.
Ирлеләр аңламый тол газабын,
Көнләшәләр ирсез хатыннан.

Рәнҗетмәгез ирсез хатыннарны,
Тоймасыннар кара нәфрәтне!
Алар җаны болай да яралы,
Татысыннар иде хөрмәтне.

Авылым сүнә
Сагышлы син, туган авылым,
Кырау төшкән сыман иңеңә.
Урамнарың да бит ятим кала,
Кызыгы юк айлы кичнең дә.

Сүнә бара дәрт-дәрманың,
Күңел китек, сула чәчәгең;
Балаларның шау-шуы да кими,
Ямь тапмыймын - юк киләчәгең.

Җимеш койган карт агачтай
Ялгыз гына яши олылар.
Чишмәләр дә боек челтериләр,
шьләрсез гөрләми болыннар.

Көнләп арта утсыз өйләр,
Такта кадаклана тәрәзгә.
Караңгылык били авылымны,
Йөрәк елый, җаным, түз генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250