Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Сүнмәс дәрт» ветераннар клубы «Бөек Җиӊү даны сүрелмәс» концерт программасын тәкъдим итте (фото).

Балтач районы «Сүнмәс дәрт» ветераннар клубы үзешчәннәре Җиӊүнеӊ 70 еллыгына багышланган «Бөек Җиӊү даны сүрелмәс» дип аталган концерт программасын Балтач тамашачысына тәкъдим итттеләр.

Концерт барышында залны үзләре белән моӊланырга, хисләнергә, күӊелләре белән һәркемнеӊ үзенә генә билгеле хәтер битләрен барларга, нечкә кылларына сак кына кагылып, уйланырга, борчылырга мәҗбүр итте безне ветераннарыбыз. Бу очракта «вакыт» дигән төшенчә дә икенчерәк уза икән, чыгышлар ике сәгать барса да, «кисәк» тәмамлануы көтелмәгән хәл буларак кабул ителде.
«Сүнмәс дәрт» ветераннар клубына йөрүчеләр, исеме җисеменә килеп тора икән бит - ветераннарыбыз рәхәтләнеп баянга җырладылар, чын күӊелдән биеделәр, шагыйрәләр - «каз тәннәре» чыгарырдай итеп тирән мәгънәле шигырьләрен укыдылар. Ветераннар дигәч тә, бер дә заманадан калышмыйлар икән: тальянчылар, кашыкчылар ансамблен, скрипкачыны, берсеннән-берсе матур биюләр алыштырып тора, хәтта үз «Ринат Рахматуллин»нары да бар икән. Экранда чыгыш ясаучылар турында бирелеп барылган мәгълүматлар, төсле рәсемнәр бу концертны күпкә баетты.
Концертныӊ үзенчәлекле ягы - жырларныӊ тулысынча баянга кушылып башкарылуы һәркем күӊеленә хуш килде. Сагынганбыз икән үзебезнеӊ милли моӊнарыбызны, тальянны, хромканы, баянны сагынганбыз икән... Өлкәннәребезнеӊ тальянга, баянга кушылып башкарган һәр җыры алкышларга күмелде. Биючеләр исә сәхнәнеӊ чын хуҗалары булды, дип әйтә алабыз. Төрле милли бию бизәкләрен көйләргә үреп, рәхәтләнеп биеделәр алар. Шушындый чараларда гына күрү бәхетенә ирешкән тальянчылар ансамбле чыгышы бу бәйрәмнеӊ күрке булды. Өлкәннәребез белән бергә, бер сәхнәдә оныкларыныӊ да чыгыш ясавы татар моӊыныӊ киләчәге бар икән, ул югалмас дигән ышаныч күӊел түренә сөенеч булып урнашты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, сәхнәдән, ветераннарыбызга район башлыгы Рамил Нотфуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров исеменнән ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Бу концертныӊ югары сәнгать дәрәҗәсендә, һәркемнеӊ күӊеленә үтеп керерлек матур чара булуын билгеләп үтте.
Безнеӊ ветераннанар иҗатта гына түгел спортта да бик оста икәннәре ачыкланды әлеге кичәдә. Аларныӊ күбесе «Балтач» спорт һәм сәламәтләндерү узәгендә «Сәламәтләндерү физкультурасы» түгәрәгенә йөриләр, яшьләрне кызыктырырлык итеп спорт белән шөгыльләнәләр. Бу эшне алып баручы Наилә Нургаязовна рәхмәт хаты һәм истәлек бүләгенә лаек булды.
Ветераннар арасында һәвәскәр башкаручыларның «Балкыш» («Сияние») III республика фестивалендә уӊышлы чыгыш ясаган бер төркем сәхнә йолдызларыбызга Балтач бистәсе башлыгы урынбасары Нурия Зарипова рәхмәт хисләрен җиткереп, истәлек бүләкләре тапшырды.
Бу концерт тәмамланганнан соӊ, тамашаны әзерләүгә, сәхнәләштерүгә зур тырышлык һәм күп көч куйган һәркемгә олы рәхмәт хисләре белән таралыштык. Сезнеӊ тырышлык белән халкыбызныӊ Бөек Җиӊүе онытылмас, аныӊ даны сүрелмәс, буыннан-буынга тапшырылыр, дигән фикер һәркемнеӊ уенда иде. Афәрин «Сүнмәс дәрт»леләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250