Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай көннәре бездән башланды

24нче апрельдә Балтачыбызда Тукай көннәре үтте.

Казаннан шагыйрьләр, Тукай премиясе лауреатлары, сәнгать эшлеклеләре - Зиннур Мансуров, Илфак Ибраһимов, Марат Закиров, Мәдинә Маликова, Марат Әмирханов, Шәмсия Җиһангирова, Наил Касыймов, Наилә Ахунова, Фатыйх Кутлу, Гөлнур Корбанова, Булат Ибраһимов килде.
Тукайга багышланган чаралар быел да безнең районда башлангыч алды. Казан кунаклары, Тукай иҗатын сөюче райондашларыбыз Нәни Апушның балачак эзләрен саклаган Сосна Пүчинкәсенә килде. Шагыйрьнең сөекле әнкәсе Бибимәмдүдә абыстай рухына Коръән укылды, кабергә чәчәкләр куелды, вәгазь тыңланды.
- Адәм баласы өчен әни иң изге һәм кадерле кеше. Җәннәт аналарның аяк астында дип юкка гына әйтмәгәннәр. Әниләрне кадерләү, хөрмәтләү, аларны саклау һәрберебезнең изге бурычы. Шагыйрьләр өчен дә әни кеше иң якыны, - диде Балтач үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаев.
Тукай бәйрәменең икенче өлеше Балтач мәдәният үзәгендә үтте. Фойеда шагыйрь иҗатына багышланган һәм ел дәвамында төрле конкурсларда җиңү яулаган укучыларның иҗади эшләре урын алган иде. Әлеге укучыларны сәхнәгә чакырып та бүләкләделәр. Тамашачы хозурына башкала кунаклары бөлән райондаш шагыйрьләребезнең иҗат җимешләре тәкъдим ителде. Яшь талантларыбыз башкаруындагы җырлар, биюләр дә көчле алкышларга күмелде.
Татарның бөек улы Габдулла Тукайның тууына - 128, вафатына 101 ел тулуны районыбыз әнә шулай зурлап билгеләп үтте. Шагыйрьнең кыска гына гомерендә матур хатирә калдырган Балтачыбызның аны онытырга хакы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250