Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Җыр-моңны юлдаш итеп»

Күптән түгел Нөнәгәр авыл мәдәният йортында шушы исем белән аталган кичә булды. Кичәнең төп герое - авылыбызның гади генә кешесе Наил Фәсыйхов иде.

Кичәне оештыруда зур эш башкарган Нөнәгәр урта белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары авылдаш­ларына Наилнең әле без белмәгән-ишетмәгән якларын ачып бирә, аның белеме буенча инженер булса да, җыр-моңга, мәдәнияткә гашыйк шәхес икәнлеген күрсәтә алдылар.

Чыннан да, Наил үзе генә җырлап, баян уйнап кына йөрмәгән, бик күп балаларның җыр-музыкага сәләтен ачарга ярдәм иткән. Аның ихластан мәктәп балалары белән шул өлкәдә эшләве, укучыларның ирешкән уңышлары турында укытучылар Рәисә Хәбибуллина, Наилә Әшрәпова, Әлфинур Сәмигуллина, директор Тәлгать Нигьмәтҗа-нов җылы истәлекләрен тамашачыга җиткерделәр. Озак еллар мәдәният йорты директоры булып эшләгән Наил Фәсыйхов турында җирле җитәкчелектә эшләгән Равил Хәбибуллин, Альфред Әхмәтханов та аның кешелекле, эш өчен күңел атып йөргән шәхес икәнлеген искә алды.

Кичәне алып баручы Тәнзилә Габдрахманова залдагыларга мәктәп укучылары башкаруында Наилнең җырларын, шигырьләрен тыңлатты. Алсу Шәмсетдинова җитәкләгән «Веснушки» бию коллективы кичәне тагын да җанланды­рып җибәрде.

Ул көнне сәхнә түрендә булган Наил Фәсыйховны әти кеше буларак үз балаларын тәрбияләп дөрес юлга бастыручы да, кеше балалары язмышы өчен битараф булмаган шәхес икәнлегенә дә инандык. Кичәдән балалар­ны, киләчәк буынны тәрбияләүдә шундый әтиләр күбрәк булсын иде, дип таралыштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев