Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Залда – бүгенге тормыш, ә экранда – сугыш.(фото)

Кичә район кино оешмасы мәдәният үзәгендә Балтач мәктәбенең 5 - 9нчы сыйныф укучылары игътибарына Бөек Ватан сугышын чагылдырган "Звезда" нәфис фильмын тәкъдим итте.

Кино башланганчы махсус кунак буларак чакырылган хезмәткәрләр балаларга киноның тәрбияви әһәмиятен, Бөек Җиңүнең нинди зур авырлыклар аша яулануын тагын бер кат искәртеп уздылар. Район хәрби комиссариат бүлегеннән Марат Муллахметов, мәгариф идарәсеннән Резеда Гаязова, спорт һәм яшьләр эшләре бүлегеннән Айсылу Нуриева, Балтач урта мәктәбеннән Руфия Закирова чыгышлары яшь буында патриотик хисләр, Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына карата хөрмәт тәрбияләүгә корылган иде. Балаларга үгет-нәсыйхәт бирүнең төрле юллары бар. Белем һәм тәрбия бирү системасында хезмәт куючы әлеге белгечләрне дәшеп сүз бирү, бүгенге буын баласында үткән тарихка хөрмәт белән карау хисен булдыру максатыннан, аларны кино башланганчы психик яктан әзерләп куюның бер ысулы иде.
Кино оешмасы Радик Михайлов:
- "Звезда" нәфис фильмы 12нче тапкыр тәкъдим ителә. Район җирлегендәге авылларга чыгып та күрсәттек. Шулай ук Бөек Җиңүгә багышланган "Чаклун и Румба" кинофильмнары да күрсәтелде. Барлыгы 50 авыл җирлегендә булдык. Тамашачы яратып кабул итте. Әлеге нәфис фильмнар белән күрше Арча, Кукмара районнары авылларына да чыктык. Чиратта - Әтнә районы, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250