Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бала күңелен үтәли күреп. .

«Аккан сулар кире кайтмый», дисәләр дә, кешенең үткәннәргә кайтып уйлау сәләте бар. Ул хатирә-истәлекләр яӊарта алуы, узган гомеренә нәтиҗә ясарлык яшькә җитүе белән горурлана апа.

Гөлнур Шәмсетдинованың да матур хатирәләре күп. Якты дөньяга аваз салган туган авылы - Чутайны бик сагына ул. Анда аның якын туганнары, яшьлек дуслары. Һәрберсен күңеленнән үткәрә, киләчәге өчен борчыла.
Үзенә тирән белем биргән Чутай һәм Смәел урта мәктәбе үкытучыларына хөрмәте бик зур аның. Ул чорда гади авыл мәктәбен тәмамлаган учыга югары уку йортының ишеген шаку өчен бик зур тәвәккәллек һәм ышаныч кирәк була. Әмма Гөлнурда бу тәвәккәллек җитәрлек. Ул Казан педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлегенә имтиханнарны уңышлы тапшырып укырга керә. Акчасызлык, тел белмәү куркытмый аны. Үз тырышлыгы, үҗәтлеге белән институтны уңышлы тәмамлый.
Аннан соң үзен олы юлга озаткан Смәел урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә кайта. Балаларны яратучы, тирән белемле, фантазиягә бай, иҗади эшләүче укытучы булып таныла ул. Шуңа күрә аны район комсомол оешмасына эшкә чакыралар. Анда да Гөлнур үзен мәрхәмәтле, оста оештыручы итеп таныта.
Ләкин аның балалар һәм ата-аналар белән якыннан, кулга-кул тотынып эшлисе килә. Язмыш аны яңадан мәктәпкә, бу юлы яңа төзелгән Шеӊшеңәр урта мәктәбенә алып кайта. «Мәктәп, укучыларның гөнаһсыз күзләре гел үзләренә чакырып, сагындырып тора бит», ди ул.
Гөлнур ханым белеме, зирәклеге һәм сабырлыгы белән ата-аналарда ышаныч һәм хөрмәт уяткан мөгаллимә. Ул балаларны ярдәмчел әдәпле, сабыр һәм намуслы итеп тәрбияли. Һәр баланың күңелен үтәли күреп, кирәкле юнәлеш бирә, җылы сүз белән шатландыра, рухландыра. Укучыларның шатлыкларына сөенеп, уңышларына куанып, борчу-мәшәкатьләрен бүлешеп, балаларның яхшы якларын үстерә, кимчелекләрен вакытында югары һөнәри осталык белән төзәтә белә.
Укытучының эше санап бетергесез киң кырлы бит аныӊ. Гөлнур Нәфыйковна район һәм республика күләмендә, үткәрелгән бәйгеләрдә дә катнашып, призлы урыннар яулый. Вакыт белән исәпләшмичә, балаларны конкурсларга һәм имтиханнарга әзерли.
Кем генә ярдәм сорап килмәсен, берсенең дә гозерен тыңламыйча калмый. Шуңа күрә аны авылда хөрмәт итәләр. Мәктәпне тәмамлап, үз юлларын тапкан элекке укучылары да аны һәрвакыт сагынып искә алалар.
Фото: http://artgrafica.net/2012/03/06/otkrytka-s-8-marta-uchitelnice-vtoraya-mama.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250