Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач бистәсе 4нче номерлы балалар бакчасы чыгарылыш кичәсен үткәрде

Кичә, ягъни 29 май көнне, 4нче номерлы балалар бакчасы коллективы да алдагы чыгарылыш кичәсен үткәрде.

Башка бакчалар белән чагыштырмача соңрак төзелгән булса да, биредә инде 18нче чыгарылыш бәйрәме гөрләде. Кызык, саннар да тәңгәл килгән - 18 бала катлаулы тормыш юлына тагын бер баскычын атларга - мәктәпкә укырга керергә әзерләнә.
Оешкан төстә үткән бәйрәм күңелле мизгелләре белән генә түгел, моңсу, күзләргә яшь килерлек чаткылары белән дә истә калды. Биредә тәрбияләнгән балалар үзләренең төрле яктан талантлы икәннәрен дә исбатладылар. Җыр-биюгә бай бәйрәм рус, инглиз телләрендә сәхнәләштерелгән әкиятләр белән үрелеп барды.
Ә соңыннан бәйрәм табигатьнең ямьле кочагында - Кара күл урманнары куенында дәвам итте. Бу көнне елмаюлар, изге теләкләр, истә калырлык бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре күп булды. Киләчәктә үсеп килүче сабыйларга ак бәхетләр һәм зур уңышлар телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250