Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбе укучылары кошларны җимлек белән куандырды.

10 февраль көнне безнең мәктәптә бик матур вакыйга булды. Балтач дәүләт табигый тыюлыгынннан экологлар килеп, мәктәп бакчасына кошларга булышу йөзеннән җимлекләр куелды.

Барлыгы 14 җимлек эленде. Иң матур, зәвык белән эшләнгән эшләр дә бар иде. 5-а сыйныфыннан Галиуллина Ләйлә( иң зур, иң матур җимлек), Бариев Иршат, Ханнанова Гүзәл, Барыева Гөлназ, Гыйматова Гүзәл, Гаврилова Диана, Рамазанова Илидә, Галимҗанова Лениза, Гыйләҗетдинова Алинә; 5-в сыйныфыннан Муратшина Кәүсәрия, Мөхәммәтшин Руслан; 5-б сыйныфыннан Әгъләмова Зәйнәп, Миңнебаева Алинә (иң оригиналь җимлек), Галимуллина Аделина үзләреннән зур өлеш керттеләр. Укучылар грамота белән бүләкләнделәр.
Кошлар - җир йөзендәге иң киң таралган һәм иң үзенчәлекле тереклек ияләре, үсеп килүче буын бу турыда онытмасын иде.
Гүзәлия Шиһапова,
Балтач урта мәктәбенең
география укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250