Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбендә ярминкә – иң күңелле чараларның берсе (фото).

18 апрель көнне мәктәптә чын бәйрәм булды. Көннең беренче яртысында укучылар үзидарәсе көне булды. Икенче төрле әйткәндә укытучылар һәм укучылар рольләрен алышынды.

Эш иртәнге линейка белән башланды. Укучылар төрле конкурсларда, спорт чараларында катнашкан мөгаллимнәрен мактау кәгазе белән бүләкләделәр, үткән эшләргә йомгак ясадылар, алда торганнар эш планнары белән таныштырдылар. Хикмәт шунда: бу көнне бөтен кеше дә георгий лентасы тагу мәҗбүри иде.
Көннең икенче яртысында ярминкә булды. Укучылар үз көчләре һәм әти-әниләр белән берлектә әзерләп алып килгән тәм-томнары, көнкүреш кирәк-яраклары белән сату иттеләр. 9-11 сыйныф укучылары төрле бүлмәләр әзерләделәр: кафе, ЗАГС, боулинг, тир, куркыныч бүлмә, диско һәм компьютерлы уен залы, чәчтараш салоны, музей. Әлеге чарада бар укучылар да, әти-әниләр дә бик актив катнаштылар. Барысына да бик зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250