Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач «Романтик» балалар ял итү базасы яӊара

2014 елныӊ кышкы салкыннарына, бураннарына карамыйча, Кече Лызи янында, урман кырыенда гаҗәп сихри матур урында урнашкан районнныӊ «Романтик» балалар ял итү лагеренда төзү, ремонт эшләре башланган иде.

«Кыска кыш көннәрендә ашыкмас идеӊ дә бит, вакыт бик аз бирелгән», диләр төзүчеләр. Бугенге көндә дә язгы көн яктылыгыныӊ һәр мизгелен файдаланып калырга ашыгалар монда. Чөнки, 15 майга кадәр барлык эшләр тәмамланып, лагерьны балаларны каршы алырга әзер итү турында катгый тәлап бар. Җитмәсә, елныӊ-елында Шушма елгасы аша күпер язгы ташуда китә, шунлыктан ул ярга чыгу юлы да өзелә. Куелган бурычлар вакытында үтәр өчен Авхадшин Дефак җитәкләгән «Балтасидорсервис» төзелеш оешмасы зур тырышлык куя. Башкарылачак эшләрнеӊ күләме дә аз түгел, 4 млн. 825 меӊ сум тәшкил итә. Ашханә бинасын үзгәртү балаларныӊ туклануын һәм вакытында оештыруында зур ярдәм булачак. Ял итүче балалар яши торган торган бер корпуста кызлар һәм егетләр, вожатыйлар өчен аерым бүлмәләр булачак, юына торган өлеш тә каралган. Кыскасы, барлык уӊайлыклар бар. Барлык эшләрнеӊ вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылуын телик, җәмәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250