Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта балалар бакчаларына капиталь ремонт программасы эшли (фото)

2016 елда балалар бакчаларына капиталь ремонт программасы нигезендә Балтач районнында күләмле эш каралган.

Бөрбаш авылы балалар бакчасыныӊ барлык тәрәзә-ишекләре, идәннәре, җылылык, электр, су һәм җылылылык челтәрләре, түбә алышынган, эшләр төгәлләнү ягына бара. Балтач бистәсенеӊ 1нче номерлы, Кариле балалар бакчаларында да эшләр башланган. Балтач район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева сүзләренә караганда, «бу программаларда каралган эшләрне җайлап башлау хәерле. Балтач бистәсенеӊ 1нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булмаган вакытта тәрәзәләрне алыштыру бара. Кариле балалар бакчасыныӊ Норма урта мәктәбе бинасында урнашкан группалары эшли, төп зданиедәге балалар, әти-әниләр белән килешенеп, 2 атнага йөрүдән туктатылды, анда түбәне алыштыралар. Әле Кенә балалар бакчасын төп мәктәп бинасына күчерү буенча да күләмле эш көтелә. Безнеӊ беренчел бурычыбыз - эшләрне башкарганда балаларныӊ сәламәтлекләренә зыян салмый, тормышларын куркыныч астына куймый торган итеп эшне оештыру».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250