Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ел лидеры – Балтач гимназиясе сәхнәдә дә шаккатырды

Балтач гимназиясе коллективының 19 май көнне район мәдәният үзәгендә еллык отчёт концерты булды.

Ел дәвамында әзерләнгән чыгышларның иң-иңнәрен сайлап, иң кадерле тамашачылары булган әти-әниләре, һәм укытучылары игътибарына тәкъдим иттеләр. Бәйрәм тантанасы быел үтә дә үзенчәлекле булды, чөнки Балтач гимназиясе үзенең 20 еллык юбилей елын билгеләп үтте.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева үз чыгышында гимназия коллективы эшчәнлеген югары бәяләде: "Уку һәм укыту процессында еллык күрсәткечләр, район, республика һәм рәсәйкүләм олимпиада нәтиҗәләре һәм фәнни-гамәли конференцияләрдәге уңышлардан чыгып бәяләнгән рейтинг буенча, әлеге уку йорты 50 балл белән районда беренче урынга лаек булды", дип белдерде ул.

Гимназиялеләр укуда гына түгел, спортта да беренче икән - КЭТ-баскет, футбол һәм чаңгы, каратэ буенча республика күләмендә уңышка ирешкәннәр, үзешчән сәнгатьтә дә сынатмауларын расладылар. Әлеге концерт музыка җитәкчеләре Римма Әхтәмова, Чулпан һәм Фәнил Әүбакировлар, хореографлар Раушания Каюмова белән Алия Йосыпованың иҗади эзләнүләре һәм тырышлыгы нәтиҗәсе.

3 сәгатькә якын барган концерт, чын мәгънәсендә, югары дәрәҗәдә оештырылган, эчтәлекле кичә булды. Шыгрым тулы залда утырган әти-әни һәм әби-бабайлары сәхнә тоткан, Дипломнар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән ул-кызлары белән горурлану хисләре кичергәндер, мөгаен!!! Беренче урынга лаек уку йорты сәхнәдә дә сынатмый, дип ышанып әйтеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250