Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кадерле укучылар һәм укытучылар! Хөрмәтле әти-әниләр!

Сезне чын күңелдән Белем көне һәм яңа уку елы башлануы белән котлыйм!

1нче сентябрь укучылар өчен дә, укытучылар - һәммәбез өчен дә үзенчәлекле бәйрәм. Нинди генә югары үрләр яуласак та, юл башы мәктәптән башлана.
Соңгы елларда Татарстан Республикасы мәгариф системасы актив рәвештә үсеш алып бара. Белем көнендә Татарстан Республикасында 7 яңа мәктәп һәм 16 балалар бакчасы ачылачак, аларның 8е авыл җирлегендә урнашкан. Белем бирү оешмаларында инновацион технологияләр, сәламәтлекне саклау проектлары актив гамәлгә ашырыла, заманча җиһазлар кулланыла. Тик шәхес буларак укытучы моннан күп еллар элек кебек үк, укыту һәм тәрбия процессында төп фигура булып кала бирә.
Без лаеклы рәвештә көчләрен һәм вакытларын кызганмыйча балаларыбызга төпле белем бирүче һәм югары әхлак принципларына инандыручы талантлы педагогларыбыз белән горурланабыз. Сез чын мәгънәсендә үз эшегезнең энтузиастлары, Сез яшь талантларга сәләтләрен ачарга, бөтен булган мөмкинлекләрне дә гамәлгә ашырырга ярдәм итәсез.
Әлеге уку елында сигез йөздән артык яшь белгеч-педагог тәүге мәртәбә сыйныфларга һәм уку йортлары аудиторияләренә керәчәк. Чын күңелдән барыгызга да иҗади ялкын, һәрдаим эзләнүләр һәм яңа идеяләр телим. Хезмәтегез кирәкле генә түгел, ә уңышлы да булсын иде.
Әлеге көн аеруча да беренче сыйныфка баручы балалар өчен көтеп алынган бәйрәм. Малайлар һәм кызларның яхшы билгеләргә генә укуларын телим. Сезнең өчен уку җиңел һәм кызыклы булсын, әти-әниләрегез һәм укытучыларыгыз Сезнең уңышларыгыз белән горурлансын. Иң югары нәтиҗәләргә ирешер өчен Сездә көч тә, үҗәтлек тә, тырышлык та җитәрлек булуына ышанам.
Әти-әниләргә балаларына һәрвакыт ярдәм итүләрен, аларның кечкенә һәм зур җиңүләренә сөенүен, дус һәм ныклы гаилә булып яшәүләрен телисе килә.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, үз көчегезгә ышану һәм яңа казанышлар телим!
Яңа уку елында уңышлар Сезгә!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов
Белешмә өчен:
Татарстан Республикасында яңа уку елында 39 958 бала (Казанда - 11 222 бала) беренче сыйныфка укырга керә. 2013 елда 36 148 бала (Казанда - 11 101 бала) 1 нче сыйныфка укырга кергән. Быел Татарстан Республикасында 159 мәктәпкә (шул исәптән 8 коррекцион мәктәпкә) ремонт ясалган. 2014 ел ахырына кадәр Татарстан мәктәпләренә математика фәне буенча 376 предмет кабинеты кайтартылачак.
Белем көнендә укучылар өчен Аксубай, Азнакай, Балтач, Буа, Чүпрәле, Лаеш, Теләче муниципаль районнарында 7 яңа мәктәп ишекләрен ачачак, моннан тыш 16 балалар бакчасы ачылачак (шуларның 8е - авыл җирлекләрендә урнашкан).
Республика мәктәпләренә 814 яшь укытучы килә (шуларның 482се - югары уку йортларын тәмамлаган, 332се - педагогик көллият тәмамлаган).
Фото: http://manzal.livejournal.com/120989.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250