Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуган мәктәбендә Республикакүләм әхлак укытучылары семинары булды

Карадуган урта гомуми белем мәктәбендә бәйрәмнәр, очрашу, кичәләр, семинарлар бик еш булып тора.

2013-2014нче уку елында гына да бу мәктәптә 3 семинар булып узды. 23 нче апрель көнне Республикакүләм "Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү" дип исемләнгән әхлак укытучылары семинары аеруча игътибарга лаек.
Семинарга хөрмәтле кунаклар - Татарстанның төрле районнарыннан килгән мөхтәсибләр, Татарстан Республикасы дәүләт советы депутаты - Мифтахов Фәрит Фәиз улы, ТР Президент аппараты каршындагы дини оешмалар белән багланышлар бүлеге җитәкчесе - Гатауллин Илнур Илдар улы, ТР Президенты аппараты каршындагы дини оешмалар багланышлар бүлеге башлыгы - Хәйдәров Ләззәт Илдар улы, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти - Сәмигулллин Камил Искәндәр улы һәм ТР мөселманнарының Диния нәзарәтенең гомуми бүлек җитәкчесе - Җиһаншин Ильяс Исхак улы, "Хезмәт" газетасы редакторы - Зәкиев Вакыйф Мансур улы да килгән иде.
Семинар программасына мәктәпнең милли мәгариф һәм тәрбия юнәлешендәге эшчәнлеге белән танышу, әхлак укытучысы - Әхмәтҗанова Разия Корбангали кызының 8нче сыйныфларда үткәрелгән "Матур сүз", башлангыч сыйныф укытучылары - Харисова Роза Гыйльван кызы, Хөсәйнова Гөлфия Әхмәтгәрәй кызының 1нче, 3нче сыйныфлар өчен "Яхшылык эшләргә ашык", "Батырлыкта матурлык", тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы - Һашимова Гөлүзә Рафаил кызының 10нчы сыйныфлар өчен "Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас" дип исемләнгән әхлак дәресләре район укытучылары, килгән кунаклар тарафыннан югары бәя алды.
Әхмәтҗанова Разия Корбангали кызы оештырган мөнәҗәтләр кичәсен кунаклар аеруча бирелеп тыңлады. Бу исә мәктәптә сәләтле укучыларның күп булуын, шул исәптән, тәрбия юнәлешендәге эшчәнлекнең тирән булуын тагын бер искәртте. Җыр, моң, биюләргә үрелеп барган очрашуны укытучылар да, кунаклар да бик җылы кабул итте.
Башта холык тап, аннан гыйлем, диелгән татар халык мәкалендә. Мондый семинарлар укучыларыбызга тәрбия бүрүдә - зур ачкыч. Карадуган мәктәбе администрациясенә шундый эчтәлекле, файдалы семинарны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250