Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кариле балалар бакчасында телләр үзләштерүдә нәтиҗәле алымнар кулланалар

Кариле балалар бакчасы коллективы балаларны туган телендә аралашуларын камилләштерү өлкәсендә нәтиҗәле алымнар кулланып эшли. Чөнки максатыбыз - бакчада тәрбияләнүче балаларның ике телне дә яхшы үзләштерүенә ирешү.

Туган телен яратсын, ана телендә аралашсын өчен, бала, һичшиксез, аны камил белергә, бөтен нечкәлекләренә төшенергә тиеш. Баланы дөрес сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәтү - балалар белән эшләүче педагогларның иң төп бурычларының берсе. Балалар бакчасында баланың киләчәк тормышына нигез салына. Нәкъ менә бу чорда бернәрсә дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Бигрәк тә телне өйрәтүдә бөтен ваклыклар әһәмиятле: сулыш алу, тавыш көче, авазларны дөрес әйтә, аларны ишетеп кабул итә һәм бер-берсеннән аера алу, ана теленең грамматикасын белү дәрәҗәсе һәм, билгеле инде, баланың үз фикерен төгәл, тулы итеп әйтеп бирә алуы. Боларның барысына да ирешелгән очракта гына, бала әдәби телдә матур итеп сөйли алыр. Балаларның сөйләмен кечкенәдән үк дөрес формалаштырырга кирәк. Үз ана телендә дөрес итеп сөйләшкән бала гына, рус телен җиңел үзләштерергә сәләтле.

Дәүләт телләрен өйрәтү өчен укыту-методик комплектларының (УМК) төзелүе тиз арада балалар бакчаларында тәрбияләнүче балаларга татар һәм рус телләрен уңайлы һәм нәтиҗәле итеп өйрәнү өчен тиешле шартлар тудырды. Укыту-методик комплектлары укыту-методик пособиеләр, эш дәфтәрләре, эшчәнлек өчен демонстрацион, таратма материал, уку өчен әдәби әсәрләр, аудио-видеоматериаллар, анимацион сюжетлар, әти-әниләр һәм тәрбиячеләр өчен методик кулланмаларны үз эченә алган.

Безнең балалар бакчасында да (УМК) укыту-методик комплектлары эшчәнлекләрне, беренче чиратта, мавыктыргыч һәм һөнәри яктан югары дәрәҗәдә оештырырырга ярдәм итә. Эшчәнлек өчен демонстрацион материаллар бик матур, аңлаешлы итеп ясалган, алар ярдәмендә балалар белән хикәяләр төзергә өйрәнәбез. Заманча педагогик технологияләр белән янәшә мультимедиа чаралары да зур ярдәмлек булып торалар. Без режим моментларында, эшчәнлекләрдә татар теленә тәрҗемә ителгән мультфильмнар карарга яратабыз. УМК комплектында булган битлекләрне төрле уеннар уйнаганда, музыка эшчәнлегендә, балалар белән индивидуаль шөгыльләнгәндә кулланабыз. Дискларда тәкъдим ителгән җырларны яратып өйрәнәбез, әдәби әсәрләрне укыйбыз, шигырьләрне ятлыйбыз. Максатыбыз - бакчада тәрбияләнүче балаларның ике телне дә яхшы үзләштерүенә ирешү.

Белгәнебезчә, бала ике телне дә камил үзләштерсен өчен гаиләдә дә эшне дәвам итәргә кирәк. Шуңа күрә без әти-әниләр белән бергәләп эш алып барырга омтылабыз. УМК составына кергән мультфильмнарны өйдә карарга, балалар бакчасында өйрәнгән шигырьләрне ныгыту өчен өйгә алырга тәкъдим итәбез. Әти-әниләр белән бергәләп эшләсәк зуррак нәтиҗәләргә ирешербез дип ышанам.

Киләчәк буынга - балаларга дәүләт телләрен үзләштерү процессына мәктәпкәчә яшьтә үк старт бирү - мәктәп, югары уку йортларында белем алу этабы өчен яхшы фундамент әзерләү ул.

Эшчәнлек вакытында демонстрацион материаллар кулланабыз.

Мультфильмнар карарга яратабыз.


Музыка эшчәнлегендә битлекләр киеп уеннар уйныйбыз.
Дисктагы " Ак куян", " Без - матрешкалар" җырларын балалар бик теләп кабатлыйлар.
Индивидуаль эш һәм хәрәкәтле уеннар уйнаганда да УМК битлекләре зур ярдәмлек булып тора.


Эшчәнлектә дә битлекләрне бик еш кулланабыз.


Бәйрәмнәр, күңел ачу кичәләребездә дә битлекләр бик кирәкле атрибут.
Гөлназ Гатауллина,
Кариле балалар бакчасы
I квалификацион категорияле тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250