Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Менә тагын соңгы кыңгырау

Тагын бер уку елы артта калды. Димәк, тагын бер төркем чыгарылыш балалар өчен соңгы кыңгырау чыңлар чак җитте.

Ваемсыз, рәхәт балачак белән саубуллашу, кеше гомеренең бер «баскычы»н, күңелле бер этабын артта калдыру - укучылар өчен дә, әти-әниләр, укытучылар өчен дә аеруча хисле, тәэсирле бер чор. Бу көн үзенчә күңелле, үзенчә моңсу... Буыннар, системалар алышынса да, нинди генә үзгәреш, алгарыш-яңалыклар кертелсә дә, ул гомергә шулай булган һәм шулай булачак та.
24 май көнне мәктәпләрдә менә тагын чираттагы соңгы кыңгырау яңгыраячак. Быел районыбыз урта мәктәпләрен 328 укучы тәмамлый. Балтач урта мәктәбе 66 баласын олы тормышка озатса, Нөнәгәр мәктәбендә унберенчеләр тугыз гына «бөртек».
Бу көн тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның да кайберләре өчен соңгы кыңгырау бәйрәме. Алга таба укуларын төрле профлицей, техникумнарда дәвам итәргә теләүчеләр елдан-ел арта. Быелгы тугызынчыларның - 406 баланың да бер өлеше уку йортларын сайлар, бер өлеше мәктәпләрдә калыр. Тик аңа кадәр әле тугызынчыларга да, унберенчеләргә дә икешәр мәҗбүри, 9 сайлаган фәннәр буенча дәүләт имтиханнарын бирәсе бар.
Уңышлар юлдаш булсын сезгә, балакайлар! Балачак хыялларыгыз чынга ашсын, самими теләк-омтылышларыгыз кабул булсын! Тормышның һәр көненнән мәгънә табып, якыннарыгызны сөендереп яшәгез!
Ә бүген әле бәйрәм. Кабатланмас Соңгы кыңгырау бәйрәме. Көндез мәктәпләрдә башланган чара, кичен район күләмендә дәвам итәчәк. Оештыручылар аны елдан-ел колачлырак, күңеллерәк итәргә омтыла - бу көн сезнең күңелләрдә онытылмас бер якты хатирә булып озак саклансын дип тырышулары. Әле тормышыгызда мондый хатирәләр бик күп булсын!
Фото: http://sinnersvicky.blogspot.ru/2012/12/blog-post_3698.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250