Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле.

Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. Гаҗәеп күңелле, онытылмас еллар.

Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучы... Белемнәрнең нигезләрен ныклы үзләштерү өчен тырышлык, төрле кызыклы эшләргә өйрәнү, җәмәгать эшләре белән елларның үтүе сизелми дә калган.
Һәр мәктәпнең үзенә генә хас традицияләре бар. Безнең мәктәптә - Очрашу кичәсе. Мәктәбебездә бу матур традиция елдан-ел дәвам итә.
7 нче февраль көнне Балтач мәктәбен 10, 20, 30, 40 һәм 50 ел элек тәмамлаган укучылар үзләренең укытучылары, сыйныфташлары белән очрашты. Бу сыйныфташлар очрашуы гына түгел, ә тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәрнең, дәрәҗәле кунакларның яшь буынга үзләренең киңәшләрен бирүе дә.
Очрашу кичәсен мәктәбебезне бетергән һәрбер укучы зур түземсезлек белән көтеп ала. Бу көнне алар үзләренең яраткан, аларга ныклы белем биргән укытучыларына зур рәхмәтләрен җиткерәләр, күп еллар күрешмәгән сыйныфташлары белән очрашалар.
Кунаклар белән тулы залда кичәне мәктәп директоры Гөлчәчәк Фидаиль кызы Гыйләҗева ачып җибәрде. Ул хәзергесе вакытта мәктәптә эшләгән укытучылар белән таныштырды һәм сыйныфташларга күңелле ял итүләрен теләде.
Мәктәпне моннан 50 ел элек бетергән Сәйдәш абый Исрафилов, Әнәс абый Кәлимуллин (40), Фәния Гарифуллина (30), Эмиль Гарипов (20) һәм башка күп кенә кунаклар укытучыларына җылы сүзләр әйтеп, үзләре укыган вакытта уздырылган чаралар турында сөйләделәр, киңәшләрен бирделәр, мәктәпкә үз сыйныфташлары исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Балтач мәктәбе - элек-электән үзенең көчле укытучылары, укучыларына төпле, нигезле белеме бирүе белән дан тоткан мәктәп. Кичәдә легендар шәхесебез Фәрзи ага Гыймадиевич, мәктәп тормышында якты эз калдырган Мәгсүм Абдуллович, Венера Абдулловна, Вәсилә Гобәевна, Гата Вәлиевичлар исеме кат-кат искә алынды. Алар турында укучылары зур ихтирам, рәхмәт хисләре белән сөйләве, алар белән булган истәлекләрне яңартты.
Очрашу кичәсен әзерләү һәм үткәрү укытучылар коллективыннан да, укучылардан да бик күп хезмәт таләп итә. Бу матур традицияне саклаганнары һәм дәвам иткәннәре өчен аларга һәркем рәхмәтле. Быелгы очрашу кичәсен оештыруда катнашкан һәр хезмәттәшемә чиксез рәхмәтемне белдерәм.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250