Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Өр-яңа... «Романтик»

Кече Лызи янында урман кырыенда сихри матур урында урнашкан районның «Романтик» лагере быел балаларны зур үзгәрешләр белән каршы алды.

Язын Дефак Әүхәтшин җитәкләгән «Балтасидорсервис» тезелеш оешмасы тарафыннан 4 миллион 825 мең сумлык төзекләндерү эшләре башкарылды. Ашханә бинасы зурайтылды, ял итүче балалар яши торган бер корпуста кызлар һәм егетләр, вожатыйлар өчен аерым бүлмәләр, юына торган өлеш эшләнде. Кыскасы, балалар өчен дә, вожатыйлар өчен дә уңайлыклар тудырылды.
- Республика Эчке эшләр министрлыгыннан килгән комиссия «Романтик» лагереның әзерлеген бик югары дәрәҗәдә дип бәяләде. Моның өчен район җитәкчеләренә, хезмәте һәм ярдәме тигән һәркемгә без бик рәхмәтле. «Балтасидорсервис» төзелеш оешмасына искитмәле ремонт өчен, барлык мәктәпләргә актив эшчәнлекләре өчен дә рәхмәт әйтәсем килә, - ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева.
Беренче сменада ял иткән 90 әйдәп баручы-лидер укучылар да үзгәрешләрдән бик канәгать калды.
- Мари Илендәге «Әкияти урман», Татарстандагы башка лагерьларда ял иткәнем булса да, моңа кадәр «Романтик»ка барганым юк иде. Андагы рәхәтлекне, матурлыкны сөйләп кенә бетереп булмый. Лагерьдагы һәр көн онытылмас бер хатирә булып күңелдә калды. Вожатыйлардан, дуслардан аерыласы килмәде. Әле дә лагерьны сагынабыз. Инде ике тапкыр кунакка барып кайттык, - ди Балтачтан Илүзә Габдрахманова.
25нче июньнән лагерь икенче смена балаларны кабул итте. 126 бала 21 көн дәвамында, бер-берсе белән аралашып, уйнап, ял итеп, көч җыячаклар.
- Иң элек шуны әйтим әле, быел лагерьда эшләр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Һәр юнәлеш алдан уйланылган, әйбәт оештырылган, бернинди өзеклек, тоткарлык юк. Вожатыйлардан да бик уңдык. Аларның күбесе үзебезнең районнан, төрле урта һәм югары уку йортларында белем алучы студентлар.
Егетләрнең чагыштырмача күп булуы да эштә җиңеллек бирә. Туклану мәсьәләсе һәркем канәгать булырлык дәрәҗәдә хәл ителгән. Продукция көн саен китерелә. Пешекчеләребез югары квалификацияле, балаларны тәмледән-тәмле, төрледән-төрле ризыклар белән сөендерә.
Ял итү чаралары да кызыклы, мавыктыргыч программа буенча алып барыла. Балалар бик актив. Әлегә бернинди проблема юк. Барысы да шулай әйбәт төгәлләнсен, дип теләргә генә кала, - ди лагерь җитәкчесе Ильяс Галимуллин.
17нче июльдән исә «Романтик» өченче сменага балалар кабул итәчәк. Биредә 120 бала 4нче августка кадәр патриотик юнәлештә ял итәр дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250