Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Шеңшеңәр балалары әдәбият дөньясында гизә (фото)

10нчы февраль көнне Шеңшеңәр авыл китапханәсендә мәктәп укучылары арасында Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан "Тукай - безнең күңелләрдә" шигырь сөйләү бәйгесе булып узды.

Бәйге нәтиҗәләре буенча IV сыйныф укучысы Чулпан Нәҗипова район бәйгесенә катнашу өчен сайлап алынды. Бәйге алдыннан укучылар Тукай иҗаты турында алган белемнәрен кулланып "Без - Тукай оныклары" дигән тест та эшләделәр.

Ә 11нче февральдә Шеңшеңәр авыл китапханәчесе балалар бакчасының нәниләр төркемендә "Әкият эчендә хикмәт бар" дигән күңелле викторина үткәрде. Төп геройлары аша дөньяны танып белү өчен әкият китапларының тәэсире балалар тормышында зур роль уйный. Бу әкиятләр аша алар яхшы белән яманны аерырга өйрәнәләр. Чараны балалар яратып кабул иткән, бик күңелле үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250