Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстан мәктәпләрендә 1 сентябрь бәйрәменә кертелгән чикләүләр турында сөйләделәр

Төрле сыйныфлар һәм бигрәк тә мәктәпләр катнашында уртак массакүләм чаралар тыела.

Татарстанда белем көнендә мәктәп линейкалары һәр сыйныф өчен аерым ачык һавада узачак.

Төрле сыйныфлар һәм бигрәк тә мәктәпләр катнашында уртак массакүләм чаралар тыела.

«Роспотребнадзорның таләпләре узган елгыга охшаш. Бу - 1 сентябрьдә ачык һавада сыйныфлар яисә параллельләр буенча бәйрәм чаралары уздыру. Ата-аналар шәхси саклану чараларын кулланырга тиеш», — дип сөйләде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева.

Миләүшә Җамалиева яңа уку елында респиратор авырулар билгеләре булган затларны ачыклау һәм мәктәпкә кертмәү өчен «иртәнге фильтр» эшләвен дәвам итәчәген өстәде.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда коронавируска каршы вакцинация ясатмаган ата-аналар өчен мәктәпкә линейкага килүгә чикләүләр юк.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 сентябрь