Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

”Уникс”та узган «Созвездие-Йолдызлык» республика фестиваленең Гала концертында безнең Илүзә дә катнашты

13 нче апрель көнне Казан шәһәренең «Уникс» мәдәни-спорт комплексында XV ачык «Созвездие-Йолдызлык» республика фестивале республика этабының I туры үтте.

Безнең районнан бу турда вокал-соло номинациясендә Балтач урта мәктәбе укучысы Җәләлиева Илида (остазы Әскәрова Г. Р.), гимназиядән Хәмитова Зилә (остазы Әхтәмова Р. Р.), ә хореография номинациясендә балалар сәнгать мәктәбенең «Мирабель» бию төркеме (җитәкчесе Хәбибуллина Н. Ф.), конферанс номинациясендә Балтач мәктәбеннән Габдрахманова Илүзә һәм Вәлишина Гүзәл (җитәкчеләре Нигъмәтҗанов Р. Р.), Салавыч мәктәбеннән Зарипов Инсаф (җитәкчесе Бәдегетдинова Ф.Р.), гимназиядән Габделганиев Расил (җитәкчесе Әхтәмова Р. Р.) җиңү яулады.
Республика этабының II турына безнен районнан бары 3 укучы - Габдрахманова Илүзә, Зарипов Инсаф, Габделганиев Расил үтте. Шулай итеп районда беренче тапкыр республика этабының I туры нәтиҗәләре буенча конферанс номинациясендә жиңү яуланды.
Республика турының барлык катнашучылары «Ривьера» аквапаркында һәм «Фан-24» күңел ачу комплексында ял итеп кайттылар. Без исә үз чиратыбызда җиңүчеләрне һәм аларның остазларын чын күңелдән котлыйбыз.
15 апрельдә исә республика этабының икенче туры үтте, биредә Илүзәбез җиңү яулап финалга узды.
Габдрахманова Илүзә Казан шәһәрендә узган «Созвездие-Йолдызлык» республика фестиваленең финал өлешендә уӊышлы чыгыш ясап уртанчы төркемдә "Конферанс" номинациясендә 3нче призлы урынны яулады (җитәкчесе Раил Нигъмәтҗанов).
Шул сәбәпле кичә «Уникс"та узучы Гала концертта катнашып фестивальнеӊ дипломы, көмеш кулон, медаль һәм йомшак уенчык белән бүләкләнде.
Райондашыбыз, хезмәттәшебезнеӊ кызы, Илүзә Габдрахманованы чын күӊелебездән олы җиӊүе белән котлыйбыз. Афәрин, Илүзә. Киләчәктә дә гел уңышлар юлдаш булсын үзеңә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250