Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәй үтте, уку җитте

18 августта Бөгелмә шәһәрендә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык республика август киңәшмәсе уздырылачак. Анда Татарстанның югары җитәкчелеге катнашыр дип көтелә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быелгы киңәшмә "Заманча мәгариф: яңа стратегик ориентирлар - яңа чишелешләр" темасына багышлана. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, аның урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, РФ Дәүләт Думасы, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, районнарның хакимият башлыклары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре, мәгариф идарәләре башлыклары, югары уку йортлары ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре, мәктәп директорлары, мәгълүмат-методика үзәкләре методистлары, укытучылар, тәрбиячеләр катнашыр дип планлаштырыла.

Укытучыларның август киңәшмәсе кысаларындагы чаралар 10-12 августта Алабугада уздырылачак мәктәп укытучыларының VI халыкара фестивалендә үткәрелә башлый. 12 августта Яшел Үзәндә республиканың урта, югары, һөнәри, өстәмә белем бирү җитәкчеләре, мәгариф идарәләре һәм бүлекләре башлыклары, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре август киңәшмәсе утырышы кысаларында һөнәри белем бирүнең инновацион инфраструктурасы үсеше мәсьәләләре турында фикер алышыр дип планлаштырыла.

13 августта исә Бөгелмәдә "Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандартларын тормышка ашыруның система хасил итә торган юллары" темасына секция утырышы була.
Шулай ук бу көнне Бөгелмәдә мәгариф хезмәткәрләренең "2015-2025 елларга Татарстан Республикасында укучыларны тәрбияләү үсеше стратегиясе: гамәлгә ашыруның төп юллары" темасы буенча фикер алышуы күздә тотыла.
14 августта республиканың төп һәм "өстенлек" мәктәпләре директорлары заманча мәктәптә белем бирү сыйфаты белән идарә итүнең стратегик юнәлешләре нинди булырга тиешлеге турында сөйләшәчәк.
Август киңәшмәсе кысаларында милли мәгарифкә аерым игътибар бирелә. 15 август көнне Бөгелмәнең Һ.Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясе базасында "Татарстан Республикасында милли мәгариф үсеше: стратегик юнәлешләрдән конкерт нәтиҗәләргә" темасына секция утырышы уздырыла.
17-18 августта үткәреләчәк "Заманча мәгариф: яңа стратегик ориентирлар - яңа чишелешләр" секциясендә катнашучылар профориентация республика системасын үстерү буенча чараларны тормышка ашыру барышы, Иминлек советы карарлары нигезендә белем бирү сыйфатын күтәрү факторы буларак белем бирү сыйфатын бәяләүнең төбәк системасы сораулары турында фикер алышыр дип көтелә.
Шул рәвешле, барлык 8 секция утырышыннан соң, 18 августта Бөгелмә шәһәрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы була. Анда 2014-2015 уку елына йомгак ясала һәм яңа уку елына планнар билгеләнә.
Укытучыларның август киңәшмәсе, традицион рәвештә, Интернет челтәрендә трансляцияләнәчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Фото: http://lomovka-sh.edusite.ru/images/obobshhenie.png

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250