Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Барысына баш идек! - ди Балтачта яшәүче 90 яшьлек Разыя Әсхәтдинова

- Безнең буын барысын да күрде. Урманын да кисте, окобын да казыды. Хөкүмәтнең нинди авыр эше бар, без шунда булдык инде, - ди Балтачта яшәүче 90 яшьлек Разыя Әсхәтдинова.

- Тормышның михнәтен, бар авырлыгын үз җилкәгездә татып та олуг юбилеегызны бик күркәм каршы аласыз, - дим.
- Кадер-хөрмәт булмаса, 90 яшькә җитеп булмый. Тормышымнан бик шөкер,- ди кияве Фәрит, кызы Гөлзәминә белән гомер итүче юбиляр.
Калган балалары да гел кунакка дәшеп кенә тора үзен. 6 баласы, 14 оныгы, 13 оныкчыгы өчен бик кадерле, хөрмәтле кеше ул. Яшьлек еллары авыр чорларга туры килсә дә, үткәннәрне сагынып яши Разыя апа. Әңгәмә барышында 21 ел элек бакыйлыкка күчкән ире Рамазан турында бик озаклап сөйләде. Көшкәтбашның данлыклы гармун остасы була Рамазан. Борнакның чибәр кызын бер күрүдә үз итә һәм шул күрүеннән урлап алып та кайта.
- Үткәннәрдән зарланмыйм. Булсынга эшләдек. Барысына баш идек. Менә бүген шуларның әҗерен күреп яшибез. Мең шөкер, - ди юбиляр бит очларына кунган күз яшьләрен сөртеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250