Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Башкорт егете юраган озын гомер Зиннәтулла Гарифуллинга юш килә

18 яшендә сугышка алынган Зиннәтулла Гарифуллин дошманнарга каршы ике ел гына көрәшеп кала. Әмма еллар санында мени хикмәт?! Шул вакыт эчендә дә күпне күргән, күпне кичергән бит ул.

Ростов янында барган сугышларда каты яраланган Зиннәтулла ике тәүлек аңсыз ята, күп кан югалта. Госпитальдә операция ясагач та хәле уңайланмый. Житомир госпиталенә күчергәч, монда үлермен инде, бер дә яхшыга түгел бит хәлем, ди ул.
- Юк, мин моңа юл куймыйм, - ди врач.
Һәм сүзендә тора да. Баксаң, Зиннәтулланың организмда каны 60 процент кына калган була. Аңа кеше каны салалар. Шул чагында башкорт егете:
- Авырлыклар күрмәсәң, бик озак яшәрсең син, Зиннәтулла, - ди.
Шөкер озак яшәү насыйп була аңа. Бүген дә матур ил агасы булып балалары, оныклары, туганнары белән гөрләшеп яшәгән мәле. Житомир госпиталендә 7 ай дәвалану узгач, солдат туган авылы Югары Кенәгә кайта. Колхозда председатель, аның ярдәмчесе, завхоз, бригадир булып эшли. Тормыш иптәше белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Тормышта Зиннәтулла Гарифуллин бик таләпчән була, бүген дә һәрнәрсәне контрольлә кенә тора. Гарифуллиннар гаиләсендэ ата сүзе төп закон.
- Инде үзебез дә тиздән пенсиягә чыгабыз. Тик әле дә әти сүзеннән чыккан юк, - ди балалары.
Сугыш ветераны шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Рәсәй Президентының Котлау хатын тапшырган вакытта башкорт егете юраган озын гомер хакында сөйләде.
- Ничә ел яшәп аның юраганнарын бер дә искә алмаган идем. 80 яшьлек юбилеемда, кисәк кенә шул сүзләр күңелемдә яңарды. Безнең затта, гомумән, озак яшәүчеләр юк. Юраганнар юш килде, - ди юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250