Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөрмәт зурдан

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә бәйрәмнәр бик сирәк эләгә. Шулай да бурычлар киеренке булуга карамастан, һөнәри бәйрәмнәрен һәр елны зурлап үткәрә алар. Безне, сугыш һәм хезмәт ветераннарын да онытмыйлар, хөрмәтләп бәйрәмгә дәшәләр.

Быелгы бәйрәм чарасы «Сельхозтехника» кафесында үтте. Иминлек сагында торучылар һәр елдагыча бәйрәмгә гаиләләре белән килгәннәр иде. Кичәне җылы тәбрикләү сүзләре белән район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Равил Таҗетдинов ачып җибәрде, район эчке эшләр бүлегенең башкарган эшләре белән таныштырды. Озак еллар эчке эшләр бүлегендә намуслы хезмәт куйган аерым хезмәткәрләргә медаль һәм дипломнар тапшырылды. Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин да полиция хезмәткәрләрен, ветераннарны ихластан бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырды. Район прокуроры Зөфәр Абитов та бәйрәм котлауларын җиткерде.
Ветераннар советы рәисе буларак, миңа да ветераннар белән эшләү турында сөйләү, барлык хезмәткәрләрне, аларның гаиләләрен бәйрәм белән котлау мөмкин булды. Бәйрәм барышында йөрәккә ятышлы күңелле җырлар тыңлап хозурландык, рәхәтләнеп биедек, төрле уеннарда катнаштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250