Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

«Җиде елга төрмәгә утырту белән куркыттылар» (+фото)

1927 елның 2 авгус-тында Түнтәр авылында Мәрьям һәм Зыятдин Ситдыйковлар гаиләсендә икенче бала булып Гыйлембану дөньяга килә.

Ишле гаиләдә тору авырлашкач, Гыйлембануга 3-4 яшь тирәсе булганда, гаилә Дурнай дигән урыс авылына барып урнаша. 1932 еллар тирәсендә кире авылга кайтырга насыйп була аларга. Ләкин киткәндә туганнар белән тулып калган өй булмый инде ул вакытта. Туганнар да таралышып беткән була. Шунлыктан гаилә бик авырлык белән янәдән тормыш башлап җибәрә.

Гыйлембану Түнтәр җидееллык мәктәбенә укырга керә. Мәктәптә укыганда кечкенәдән эшләргә мәҗбүр булалар. «Авыр еллар иде, өскә кияргә җүнле кием юк, аякта чабата. 3-4нче классларда укыганда ук колхоз басуында чүп утый идек. Кулга кияргә перчатка юк – билчәннәр кулларны кискәләп, яргалап бетерер иде», – дип искә ала ул вакытларны юбиляр.

Гыйлембануның яшьлек еллары авыр сугыш чорына туры килә. Ниләр генә күрми ул! 1943 елда авылдан хәйран кешене стройга тезеп, ФЗӨгә алып китәләр. Шулар арасында 15 яшьлек 7нче сыйныф укучысы Гыйлембану да була. ФЗӨдә үткәргән еллары аның иң авыр, күңелен иң каты тетрәндерә торган еллар була.

«Район үзәге булган Чепьяга әниләр безне озата төштеләр. Башта Борнакта бер кич йоклаттылар да, иртән Шәмәрдәнгә алып чыктылар. Аннан соң товар поездына төяп, Казанга озаттылар. Шулай итеп, Казаннан 40 чакрым тирәсе ераклыктагы Парадский дигән җиргә китереп җиткерделәр. Килгән көндә үк безне ниндидер 5 этажлы тулай торакның 5 катына урнаштырдылар. 6 ай укыганнан соң, корал ясый башлаячагыбызны белдек. Ләкин кая ул 6 ай уку. Бер атнадан без инде станок артында басып тора идек... Военный заводка беренче тапкыр керүемне һич онытасым юк. Тавыш гөжләп тора – кешеләр бер-берсен ишетмиләр. Шул тавыштан куркып, кызлар белән бер-беребезне кочаклашып елаштык. «Хәзер, тиз ияләнерсез», дип, безне һәрберебезне станоклар каршына бастырып чыктылар. Башта браковщица булып эшләдек. Соңарак станок артына басып, үзебез корал ясый башладык. Фронтка ярдәм итәбез дигән уй гына бераз тынычландыра иде үзебезне. Эшче абый-апалар станок артыннан китмичә 12-13әр сәгать эшлиләр иде. Үзләре ач, йокылары туймый. Хәлсезләнеп, йоклап торганнарны нашатырь спирты иснәтеп, тиз аңга китерәләр иде. Шулай да, станок артында йоклап китеп, ничә кешенең кулы өзелгәне әле дә күз алдында.

Берничә тапкыр әни хәлемне белергә килде. Сагынуга түзә алмый, без – балалар аннан качып та кайткалый идек. Качканнарны кире тотып китерерләр иде. Абыйның бөтенләйгә армиядән кайткан дигән хәбәре ишетелгәч, Комзавод кызы белән мин дә качып кайттым бервакыт. Ләкин 2 көннән кире эшебезгә үзебез бардык. Безне конторга чакырып, башта 7 ел төрмәгә утырту белән куркыттылар, аннан соң, 4 ай дәвамында тиешле 650 грамм ипине 400 грамм итеп бирергә дигән карар кылдылар. Шул кечкенә генә телем ипине әз-әзләп кенә кабып, озаккарак җиткерергә тырышып ашый идек...», дип искә ала ул елларны юбиляр.

Сугыш беткәч тә тиз генә өйгә кайта алмый әле Гыйлембану – корал ясавын дәвам итә. Кызганыч, ничә ел эшләгәне генә эш стажына кермәгән булып чыга. 1948 елның мартында гына гариза язып, өйгә кайтырга рөхсәт ала ул.

Гыйлембану сугыштан соң 5-6 ел Лаеш урманнары кисә. Аннан кайткач колхоз урманнары кисәргә йөри. Шулар белән беррәттән тавык-чеби, үгезләр карый. 11-12 ел пешекче дә булып эшли. Күчмә вагон белән ерак басуда ашарга пешергән ул. Ерак булса да, аш-суны һәрвакыт чишмә суы белән генә әзерләгән. Ул вакытта граммлап үлчәп бирелгән ризыклардан эшчеләрнең тамакларын  туйдырырлык ризык әзерләп өлгереп җитешүләре бер дә җиңел булмаган.

Шәхси тормышына килгәндә, гаилә корып яшәү насыйп булмый аңа. Шулай да, Аллаһы Тәгалә кызы Әлфинур белән бүләкли үзен. Гыйлембану Зыятдинованың бер кызы, өч оныгы, биш оныкчыгы бар. Бүгенге көндә кызы Әлфинур белән оныгы Эльвина тәрбиясендә яши. Чиста күңелле, ак яулыклы әби булып, гаилә җылысы саклап, өйнең түрендә утыра.

Эльвина Иванова,

Түнтәр авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X