Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Кариле авылында яшәүче Галия апа Гайнуллина яратып йөргән егетен гомер буе көткән

Кариле авылында яшәүче Галия апа Гайнуллина тумышы белән күрше Апаз авылыныкы. Безнең якларга килүенә әле җиде ел гына. Ялгызы калгач бертуганының малае аны үзләре янына алып кайта. Шушы көннәрдә ул 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Галия әбине котларга туган якларыннан да кунаклар килгән иде. Якташларын күргәч, әбинең аеруча күңеле булды. Алар юбилярга «Ватан» агрофирмасы һәм җирле үзидарә исеменнән бүләкләр тапшырды. Әтиләре сугышка киткәндә Галияләр биш җан -дүрт бала, әиисе кала. Әмма көчле авырудан ике сабый кечкенә чакта ук бакыйлыкка күчә.
Сугыш чорында колхоз эше Галия кебек яшь кызларга, хатын-кызларга йөкләнә. Алар окоп та казый, урман да кисә, Арчадан орлык та ташый. Өмет, ышаныч белән яши, эшли алар. Әмма өметләр генә акланмый. Яратып йөргән егете яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Олы мәхәббәтенә тугрылык саклап ул гомере буе ялгызы яши.
Сугыш беткәч колхозда атлар карый. Елгадан чиләкләп су ташып, ничә баш атны эчертү, ашату, тәрбияләү өчен күпме көч, күпме түземлек кирәк?! Ә ул зарлануны белми, намус белән хезмәт куйган. Күкрәген бизәүче күпсанлы медальләр, дистәләгән Рәхмәт хатлары шуларның ачык дәлиле булып тора.
Энесе Рашит, аның тормыш иптәше Рәмзия тәрбиясендә яшәүче Галия Гайнуллина юбилей белән тәбрикләргә килүчеләрне зур рәхмәтләр белән каршы алды.
Аеруча хөрмәт белән тәрбияләгән Рашит белән Рәмзиягә изге теләктә булуын әйтте. Җитәкчеләрнең өлкән кешене онытмауларына да ихластан сөенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250