Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Мияубикәсен адәм баласы кебек кадерләүче Балтач егете Раил

Хайваннарга түгел, еш кына адәм баласына да хөрмәт булмаган бу заманда Раилнең песи өчен ниләр эшләвен белгәч, тәмам телсез калдым.

Раилләр өй салып, яңа нигезгә күченгәч, очраклы гына килеп кергән песи баласы биредә яшәп кала. Күп тә үтми хуҗаларын нәни песи балалары белән сөендерә. Шуларның берсе матурлыгы, йомшаклыгы белән башкалардан бик нык аерылып тора. Марсия дип исем кушалар аңа. Матурлыгы чиктән ашса да, мияубикә иркәләрдән булып чыкмый.
- Рәхәтләнеп яраттыра да белмәде. Юкса, якты йөз, тәмле сүз, сый-нигьмәтне дә жәлләмәдек үзеннән. Әмма авыр минутларда янында булуыбыз, ярдәм итүебезне аңлады булса кирәк. Бик үзгәрде Марсиябез, - ди Раил. Яңа ел тирәсе була. Авыртуга чыдый алмый идәнне тырмап ыңгыраша, ауный песи. Түзми Раил. Интернетка кереп дүртаяклы дусларны дәвалый торган хастаханәнең адресын эзләп таба һәм тормыш иптәше Алсу белән юлга кузгалалар.
Килеп озак та үтми Марсияне операциягә әзерли башлыйлар: тәпиләрен бәйләп беркетәләр, берсенә система куялар. Операция озакка сузылмаса да, хуҗалар өчен минутлар да сәгать кебек тоела. Шөкер, анысы уңышлы үтә. Табиблар Марсияне берничә көнгә хастаханәдә калдырырга киңәш итә. Тәртибе шулай икән, тернәкләнү өчен, дип аңлаталар. Раил белән Алсу Марсиясез генә Балтачка кайтып китәләр.
- Өйгә кайтып керешкә балалар каршыга йөгереп чыкты, беренче сораулары «Марсия кайда?» булды. Казанда калганын белгәч, кәефләре бик төште, - ди Раил.
Өч көн тернәкләнү узгач Марсияне Балтачка алып кайталар. Шул көннән мияубикәне үзгәрткәннәр диярсең. Ул хуҗаларына килеп назлануын, сырпалануын үз күзләрең белән күрергә кирәк. Алар бер мәлгә үзләре дә аптырап кала. Иркәләнү дигәнне гомумән белмәгән Марсияме соң бу?! Тормыш авырлыклары бик усалларны да, көчлеләрне дә үзгәртергә сәләтле шул. Авыру, авыр минутлар, шул чагында хуҗаларының олы йөрәкле булуы, Марсияне адәм баласы кебек кадерләүләре, ярдәмгә ашыгулары коры холыклы мияубикәне дә үзгәртә. Һәм ничек кенә әле.
- Хәзер Марсиябезне сөеп туеп булмый, дип куана Раил.
Фото: http://www.o-prirode.com/photo/29-0-1460

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250