Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Ветеран Президент белән очрашты (фото).

21нче февраль көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты, Президент аларга "1941 - 1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медальләре тапшырды.

Бу тантанада безнең районнан Смәел авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нәкыйп Нәби улы Нәбиев катнашты.
Илебезгә дошман бәреп кергәндә Нәкыйп Нәбиевка нибары 15 яшь кенә була. Ә 18 яше тулыр-тулмас егетне хәрби әзерлек үтәр өчен Суслангер лагерена җибәрәләр. Ә 1943нче елда ул фронтка алына. Ул 11нче укчы полкы составында Смоленск шәһәрен азат итүдә, Латвия, Венгриядә барган бәрелешләрдә катнаша.
Өч тапкыр яралана. Җиңү көнен аңа Киев шәһәрендә госпитальдә каршыларга туры килә. Анда 9 ай дәваланганнан соң ул 1945нче елның июнь азагында туган йортына кайтып керә. Чепья районында почта начальнигы булып эшли, аннары "Шаумян" колхозында хезмәт куя.
1951нче елда гаилә корып, тормыш иптәше Фәүзия белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Бергә 64 ел парлы гомер кичергәннәр. Нәкыйп ага Нәбиев сугышта күрсәткән батырлыклары өчен аңа "Кызыл Йолдыз", икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, "Жуков" һәм "Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнгән.
Ветеранны бүләкләү тантанасында район башлыгы Рамил Нотфуллин, район хәрби коммиссариаты җитәкчесе Васыйл Вәлиев, Әфганстан һәм Чечня республикаларында булган хәрби бәрелешләрендә катнашкан ветераннар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250