Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Волонтерлар — игелек кылучылар

Соңгы елларда мәктәпләрдә, район социаль яклау бүлеге тарафыннан оештырыла торган чараларда волонтер исеме белән аталучы укучылар төркеме күзгә чалына башлады. Кемнәр соң алар волонтерлар? Сүзебез шул хакта.

Волонтерлар турында ишеткән, хәтта аларны күргәнебез булса да, тулырак мәгълүматны белеп бетерми­без. «Волонтер» - инглиз теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә. Алар элеккеге тимурчыларны хәтерләтә. Нинди генә чаралар үткәрелгәндә дә алар актив катнашырга омтылып торалар. Укучылар яки яшьләр арасында тырыш, уңганнар гына волонтерлык эшен җиренә җиткереп башкара ала. Алар ихластан хәйрия эшләрендә дә катнашалар, ялгыз картларга, өлкәннәргә, ятимнәргә ярдәм итәргә ашыгалар. Берьяктан аларны социаль хезмәткәрләр белән дә тиңләп була, ләкин волонтерларга хезмәт хакы түләмиләр. Белгәнебезчә, меңләгән кеше үз гомерендә бик күп яхшылыклар эшли, чит-ятка да ярдәм кулы суза һәм моның өчен бернәрсә дә сорамый. Моның белән ул үзенә канәгатьләнү ала, игелек кыла, кешелек җәмгыяте каршындагы бурычын үти.

Укучыларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне берләштергән волонтерлар төркеме безнең районда 2011нче елда оеша. Башкалардан аерылып тору өчен элегрәк кызыл, хәзер инде «Волонтер» дип язылган ак төстәге футболкалардан йөриләр. Аларны район күләмендә үткәрелүче чараларның барысында да диярлек очра­тырга мөмкин. Гадәттә, кулларында махсус тартмалар, урналар да була. Алар шул рәвешле азкеремле гаиләдә үсүче мохтаҗ балаларга, ятимнәргә акчалата ярдәм күрсәтү өчен тырышалар, хәйриячелек белән шөгыльләнәләр. Волонтерларны укытып, яңалыкларга өйрәтеп тору өчен 3 ай саен Алабуга шәһәрендә урнашкан белем бирү үзәгенә җыялар. Бу укуларда катнашу өчен волонтерларның акцияләр үткәрүе һәм аларда актив катнашуы шарт.

28нче октябрь көнне бистә үзәгендә «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге ярдәмендә волонтерлар инициативасы белән хәйрия акциясе үткәрелде. Әлеге изге гамәлгә волонтерлар хәрәкәтенең координа­торы Эльвира Әхмәдуллина һәм Балтач урта мәктәбенең 10нчы «Б» сыйныфы укучыларының (рәсемдә) өлешләре керде. Акция кысаларында халык өчен күргәзмә-ярминкә оештырылды. Сатуда кышка әзерләнгән кайнатмалар, салатлар, төрледән-төрле кул эшләре бар иде. Әлеге күргәзмә-ярминкәне оештыруда Кече Лызи авыл җирлегеннән балалар бакчасы, мәктәп коллективларының, Норма һәм Яңгул авыл җирлекләре-нең аеруча зур өлеше керде. Шулай ук Чепьяда урнашкан «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендә дәвалану­чылар да күз явын алырлык эшләнмәләрен һәм бәйләгән оекбашларын тәкъдим иттеләр. «Наз» үзәге җитәкчесе Гөлнара Әхмәдиева: «Волонтерлар хәрәкәтенә кушылучылар арта бара. Узган уку елында Кече Лызи урта мәктәбе укучылары әзерләгән концерт белән Кукмара социаль тернәкләндерү приютында булып кайттык. 96нчы номерлы һөнәр лицее егет-кызлары өлкәннәргә спектакльләр күрсәтте. Ә бүгенгесенә килгәндә, район Пенсия фондының һәм үзебезнең социаль яклау бүлегенең бик зур ярдә­мнәре тиде. Көн суык булуга карамастан, халык битараф кына узып китмәде, акчалата да ярдәм итте. без бүгенге чарабызда җыелган хәйрия акчасын Кургем авылында яшәүче Петровлар гаиләсенә тапшырабыз. Анарның 10 яшьлек уллары Константин аякларына операцияләр кичерде. Ә хәзер мөмкинлекләре чикләнгән малайга гәүдәне вертикаль халәттә тотучы махсус җайланма - «Вертикализатор» сатып алырга кирәк. Димәк, бу көнне акциягә үз өлешен керткән һәркем Костяны савыктыруга ярдәм иткән дигән сүз» - диде. Җитәкчедән әлеге хәбәрне ишеткәч, үз теләгең белән ярдәм итү бер дә авыр түгел икән бит дигән нәтиҗә ясадым. Бу бит кемгәдер игелек эшләү, изгелек кылу. Әнә Костя өчен кирәкле җайланма 16 мең сум чамасы тора икән. Халыкның активлыгы ярдәмендә акциядә барлыгы 28 мең сумнан артык акча җыелган. Тамчыдан күл җыела дигәннәре рас икән. Волонтерлар хәрәкәтендә катнашкан яшьләргә дә, чит кеше кайгысын үзенекедәй кабул итеп ярдәм кулы сузганнарга да олы рәхмәт әйтәсе килә.

Рәсемнәрдә: хәйрия акциясеннән күренешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев