Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Юбилей туган нигезгә дәште

Гомере буе Яңгул авылында яшәгән Шәмсеруй Әхмәди кызы Вәлиевага 12нче сентябрьдә 90 яшь тулды.

Бүгенге көндә туган авылында яшәмәсә дә, юбилейны төп нигездә үткәрделәр. Шәмсеруй әбине олуг юбилее белән тәбрикләргә балалары, онык-оныкчыклары, бертуганнары килде. Район җитәкчелеге исә Рәсәй Президентының Котлау хаты, истәлек бүләге белән сөендерде. Җирле җитәкчеләр дә юбилейга зур бүләкләр белән килгән иде.
Юбилей табынында Шәмсеруй Вәлиева яшьлек елларын, ире Мәлик белән гаилә корган, балалар үстергән чакларын искә алды, матур тормышның кадерен белеп яшәргә өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250